рус тат
Мөслим Социаль сфера Спорт һәм яшьләр сәясәте

Информацион

навигатор

Спорт һәм яшьләр сәясәте

"Татар-информ"нан

республика яңалыклары

Вакыйгалар - Фактлар
"БАЛАЛАР" – SMS АКЦИЯСЕ
Безнең район
Район хакимияте
Мөслим муницпаль районының коррупцияга каршы политиканы реализацияләү буенча Советы
Мөслим муницпаль районы сайты
Мактаулы гражданнар
Административ–территориаль бүленеш
Район Попечительләр Советы
Башкарма комитет каршындагы "Идея" Технопаркы
Эшлекле сфера
Социаль сфера
 Мәгариф
 Сәламәтлек саклау
 Спорт һәм яшьләр сәясәте
 Мәдәният
  Туган якны өйрәнү музее
  Фольклор
 Социаль хезмәт күрсәтү объектлары
  Район инвалидлар җәмгыяте
  Район ветераннар Советы
 Массакүләм мәгълүмат чаралары
Предприятие һәм учреждениеләр
Файдалы чыгармалар
Файдалы мәгълүматлар
Контактлар
МӨСЛИМ ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ


 







Физик культура һәм спорт белем бирү белән тыгыз бәйләнгән. Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру – демографик ситуацияне яхшыртуның, яшь буынны сәламәтләндерү, яшьләр арасында социаль-негатив күренешләрне профилактикалауның иң нәтиҗәле чарасы. Хәзерге вакытта районда 1 балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, Мөслимдәге өченче урта мәктәп базасында 1 бассейн, 2 тренажер, 1 хореография залы, 11 төп һәм 17 урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә 28 спорт залы, мәктәптән тыш эшләр үзәге, “Яшьлек” спорт-сәламәтләндерү комплексы, 4 ату тиры, 39 комплекслы мәйданчык һәм 14 хоккей мәйданчыгы эшли. Соңгы елларда спорт корылмалары саны артуына ирешелде, бу исә район халкының спорт белән системалы рәвештә шөгыльләнүенә булышлык итә. 2007 елда Башкарма комитет тарафыннан “Яшьлек” спорт-сәламәтләндерү комплексы” һәм “Нептун” йөзү бассейны” муниципаль учреждениесе оештырылды.
“Яшьлек” ССК МУсе гомуми бәясе 210 мең сум булган инвентарь һәм музыкаль аппаратура белән җиһазланган. Бу халыкка физик культура һәм спорт белән массовый һәм системалы төстә шөгыльләнергә мөмкинлек бирде, прокат хезмәте оештырылды. Үзәк катокта көн саен 150ләп кеше тимераякта шуа, хоккей уйный, чаңгы трассасына 100ләп кеше чыга.
Районда комплекслы спорт чаралары үткәрү, спорт сезоннарын ачу һәм ябу, “Россия чаңгы юллары”, йөгерү, спартакиада, “Физкультурачы көне”, “Балыкчы көне” һ. б. массакүләм спорт төрләре киң таралу алды. Әлеге ярышларның кайберләре 3-4 авылны берләштерүче аерым авыл җирлекләрендә үтә. Район үзәгендә мондый чаралар барлык оешма-предприятие катнашында диярлек уза. Бөтенроссия йөгерү көне уңаеннан “Милләтләр кроссы – 2007” исемле район ярышлары үтте. Анда 2000ләп кеше катнашты. 2007 елның беренче кварталында предприятие, оешма, авыл җирлекләре арасында спортның җиде төре буенча XVII кышкы спартакиада үтте. Анда 3000нән артык кеше катнашты.
Районда инвалидларга да җитди игътибар бирелә. Алар өчен шахмат, шашка, армрестлинг, таяк, канат тарту, отжимание буенча ярышлар һәм спартакиадалар үтә. Инвалидларның 30%ы спорт залларында һәм өйләрендә җиңеләйтелгән физкультура белән шөгыльләнәләр.
Район укучылары VI республика спартакиадасында да актив катнашты. 4 кышкы, 9 җәйге спорт төре буенча безнең команда призлы урыннар яулады: җиңел атлетика – 6, теннис – 2, милли көрәш – 6, шорт-трек – 3, чаңгы ярышлары – 5, шахмат – 1 урын. Теннис, волейбол, баскетбол буенча безнең укучылар иң яхшы уенчылар дип табылды. 2007 ел башыннан муниципаль дәрәҗәдә 80нән артык спорт-масса чаралары үтте.
Физкультура һәм спорт тармагы хезмәткәрләренең төп бурычы – физкультура һәм спортка балаларны, яшүсмерләрне, барлык актив халыкны тарту максатында гамәлдәге спорт корылмаларын нәтиҗәле, рациональ файдалану.


 







Мөслимдә hава торышы

GISMETEO.RU: погода в г. Муслюмово
(с) Мөслим муниципаль районы 2007-2008