“Сәламәтлек” өстенлекле милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында беренчел медик-санитар ярдәмне оештыру һәм ныгытуга төп игътибар бирелде. Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне тәэмин итүче сәламәтлек саклауның муниципаль системасы бүген тармактагы структур үзгәрешләрнең төп объекты булып тора һәм поликлиника, һәм стационар буын дәрәҗәсендә сыйфатлы һәм һәркем алырлык медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлегенең зур потенциалына ия. Район буенча 9 терапия һәм 6 педиатрия участогы табиблар, белгечләр белән комплектланган. 6 тар белгечлекле табиб гомуми практика табибына укыды, 15 шәфкать туташы ӘМУ каршындагы күчмә циклда укып, гомуми практика табиблары шәфкать туташлары сертификатлары алдылар. Участок терапевтлары, педиатрлар, гомуми практика табиблары һәм алар белән эшләүче шәфкать туташларына өстәмә түләүләр аларның уртача хезмәт хакын 2 тапкыр, табибларныкын 16207 сумга кадәр һәм гомуми практика табиблары шәфкать туташларыныкын 9171 сумга кадәр арттырды. Фельдшерлар хезмәтенә түләүнең уртача дәрәҗәсе (өстәмәләрне исәпкә алып) 7847 сум тәшкил итә, ашыгыч медицина ярдәме фельдшерларыныкы – 13055 сум. Сыйфатлы ашыгыч медицина ярдәмен аны көтү вакытын кыскартмыйча күрсәтү мөмкин түгел, шуңа күрә Проектта ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү учреждениеләрен автотранспорт белән тәэмин итү каралган. Районга 4 санитар автотранспорт кайтты (3 “УАЗ” автомобиле, 1 “Газель” реанимобиле). 2007 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр бала тудыру бүлегендә исән-сау туган балалар саны – 171. 218 авырлы хатынга бала табу сертификаты бирелде. Бала табу сертификаты буенча 1,6 млн сумга кыйммәтле дарулар, бала табу бүлегенә һәм хатын-кызлар консультациясенә җиһаз алынды. Әлеге средстволарның 35%ы хатын-кызлар консультациясе һәм бала табу бүлеге медперсоналына өстәмә түләү өчен бирелде. Беренчел звенода эш белән матди кызыксынудан тыш, Проектта амбулатор-поликлиника учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту каралган. 2006-2007 елларда Проект буенча 4 берәмлек кыйммәтле заманча диагностик җиһаз – гомуми бәясе 5 млн сумлык 2 эш урынлы “Радрекс” рентген аппараты, “Электрон” цифрлы аз дозалы флюорограф, портатив УЗИ һәм ЭКГ аппаратлары алынды. Эшләүче гражданнарга өстәмә диспансеризация үткәргән өчен ОМС территориаль бүлегеннән– 381 мең сум, эшләмәүче пенсионерларга күрсәтелгән беренчел медик-санитар ярдәмгә түләү өчен 77 мең сум алынды. 2007 елда финанслауның барлык чыганакларыннан сәламәтлек саклауга 59 млн сум, шул исәптән җирле бюджеттан 23 млн сум бүленде. Катлаулы экономик хәл белән бәйле рәвештә түләүле хезмәт күрсәтү арта, шуның нәтиҗәсендә 1,5 млн сум алынды. Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә узган ел үлүчеләр саны 7,6%ка (ТР буенча 5,9%) кимеде, ана үлеме булмады. 2007 елда 230 бала туды, 2006 ел белән чагыштырганда 19 балага күбрәк. Туучылар саны – 8,2% (ТР буенча– 9,2%). Мөслим районында балалар инвалидлыгы ТР буенча иң югарыларның берсе һәм беренчел балалар инвалидлыгы иң югары дәрәҗәдә. Соңгы 2 елда яңа туган сабыйлар буенча авырулар саны иң югарысы. Бу күрсәткечләр район үзәк хастаханәсенең бала табу бүлегенең җитәрлек дәрәҗәдә эшләмәвен күрсәтә. Гражданнарны бушлай эндоскопик тикшерү, авырлы хатын-кызларны карындагы инфекцияләргә тикшерүне дәүләт гарантияләре программасы нигезендә тәэмин итәргә, бала тапканчы һәм бала тапканнан соң үткәрелүче патронажның сыйфатын күтәрергә кирәк. Үлүчеләр саны арту, аеруча хезмәткә яраклы кешеләр үлеме артуның сәбәбе – кисәтергә мөмкин булган авырулар. Миокард инфаркты, инсульт, авыр формадагы онкологик авырулар, травма, агулануларны адекват профилактика һәм иртә диагностика чаралары белән киметергә мөмкин. Милли проект буенча барлык чаралар медицина персоналының пациентлар тарафыннан амбулатор-поликлиника учреждениеләренә ешрак баруы белән кызыксынуын арттыруга, йортларга актив патронажны гамәлгә кертүгә юнәлтелгән. Болар авыруны иртә стадиясендә ачыкларга, хроник процессларның көчәюен киметүгә ярдәм итәчәк. Хроник авыруларны динамик күзәтү иртә инвалидлыкны, эшләүче гражданнарның эшкә сәләтен югалтуны булдырмаска мөмкинлек бирә. Сәламәтлек – иң зур байлык. Мөслим муниципаль районы сәламәтлек саклау системасында күп эшләнде, ләкин җитешсезлекләр дә бар әле. Аларны төзәтү өчен түбәндәгеләргә игътибар итәргә кирәк: –штатны югары квалификацияле кадрлар белән комплектлау; –вакытлыча хезмәткә яраксызлык вакытын кыскарту һәм инвалидлыкны профилактикалау өчен эшләүче халыкны дәвалап бетерү буенча эшне активлаштырырга; –диспансеризация сыйфатын күтәрү, зыянлы производствода эшләүчеләрнең барысына да профкүзәтү үткәрү буенча чаралар күрергә –баш табибка район үзәк хастаханәсе табиблары һәм персоналының эшен оптимальләштерергә, гражданнарга бушлай медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантияләре программасын үтәүне тәэмин итүне йөкләргә. Президент юлламасында профилактика медицинаның өстенлекле бурычы булып кала диелә. Кеше сәламәтлеге турында үзе кайгыртмаса, сәламәтлек саклау өлкәсендә уңыш көтеп булмый. Җәмгыятьтә сәламәтлекнең мөһимлеген, кыйммәтен аңлауны булдыру кирәк. Балачактан ук табибны тормыштагы төп киңәшче буларак кабул итүгә өйрәтү зарур. Табиблар да авыруны кисәтүне төп юнәлеш итеп билгеләргә бурычлы.
|