2007 елда мәгариф, сәламәтлек саклау, физик культура һәм спорт, социаль яклау һәм культураны үстерү өлкәсендә максатчан эш алып барылды. Узган ел “Мәгариф” илкүләм милли проектын тормышка ашыру буенча күләмле эшләр башкарылды. Республикабызда милли проект түбәндәге төп юнәлешләр буенча тормышка ашырыла: класс җитәкчелеге өчен өстәмә түләү, инновацион мәктәпләрнең эшен стимуллаштыру, белем бирүне мәгълүматлаштыру, талантлы яшь педагогларның үсешенә һәрьяклап булышлык итү, иң яхшы укытучыларны бүләкләү, мәктәп автобусларын сатып алу. Бүгенге көндә класс җитәкчелеге өчен өстәмә түләүне районда 315 укытучы ала. Класс җитәкчесенә өстәмә түләү айга 200 сумнан алып 1000 сумга кадәр. Узган ел бу төр түләүләр 2 млн 518 мең сум тәшкил итте. Инновацион мәктәпләрне стимуллаштыру белем бирүнең заманча технологияләрен кертүгә, профильле укытуга булышлык итүгә, укучыларны югары уку йортларына гына түгел, күбрәк эшче һөнәрләр алуга әзерләүгә, укытуның матди-техник базасын ныгытуга юнәлдерелгән. 2007 елда инновацион мәктәпләр арасында узган конкурста безнең районнан Мөслим лицее җиңеп чыкты һәм матди-техник базаны ныгыту өчен 1 миллион сумга лаек булды. Узган ел “Мәгариф” милли проектын тормышка ашыру кысаларында район мәктәпләренә 2 физика кабинеты, 2 география кабинеты, химия, биология, рус теле кабинетлары кайтты. Моның өчен республика бюджетыннан 2 миллион сум акча бүленде. Август конференциясендә уку елы дәвамында төрле конкурсларда җиңү яулаган мәктәпләрне бүләкләү өчен җирле бюджеттан 506 мең сум акча тотылды. “Мәгариф” милли проектының өченче юнәлеше – белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрен мәгълүматлаштыру. Районда бүгенге көндә 81 мәгариф учреждениесе исәпләнә. Бүген алар арасында заманча элемтә барлыкка китерү кайчандагыга караганда да мөһимрәк бурыч булып тора. Узган ел әлеге юнәлештә эш төгәлләнде дияр идем. Бүгенге көндә 38 мәгариф учреждениесе Интернет челтәренә тоташтырылды. 5 учреждениедә Интернетка тоташу спутник аша башкарыла. Заманча мәгълүмати белем бирү технологияләренең техник нигезен үстерү максатында, узган ел компьютер класслары өчен 825 мең 415 сумлык компьютер һәм җиһаз алынды. Аның 200 мең сумы җирле бюджеттан бүлеп бирелде. Районда сәләтле балаларны үстерүгә зур игътибар бирелә. Узган ел укучылар арасында төрле конкурслар, олимпиадалар, балалар иҗаты фестивальләре һәм башка шундый чаралар үткәрү өчен җирле бюджеттан 1 миллион 500 мең сумнан артыграк акча бүленде. Балаларны төрле яклап үстерү максатында, мәктәптән тыш эшләр үзәге базасында 198 түгәрәк эшли. Техник, экологик-биологик, туристик, физкультура-сәламәтләндерү, эстетик-сәнгать, туган якны өйрәнү һ.б. түгәрәкләрдә барлыгы 2709 (89%) бала шөгыльләнә, үзләренең сәләт-осталыкларын арттыра. Район мәктәпләрендәге иң яхшы, сәләтле укытучыларны билгеләү максатында “Ел укытучысы”, “Иң яхшы класс җитәкчесе”, “Иң яхшы вожатый”, “Ел директоры”, “Мәгариф лидеры” кебек конкурслар оештырыла. Узган ел “Ел класс җитәкчесе” конкурсына 20 мең сум күләмендә муниципаль район башлыгы гранты булдырылды. 2007 елда 100 мең сум күләмендә РФ Президенты грантын 3 укытучы алды. “Мәгариф” милли проектының тагын бер юнәлеше – мәктәп балаларын йөртү өчен автобуслар сатып алу. Әлеге юнәлеш белем бирү учреждениеләре челтәрен оптимальләштерү буенча шактый кырыс чараларны күздә тота. Бүгенге көндә районда база мәктәпләре билгеләнде. Балалар саны аз булган мәгариф учреждениеләрен әлеге мәктәпләр белән берләштерү күздә тотыла. Балаларны йөртеп укыту өчен узган ел республика бюджетыннан 700 мең сум финанс чыгымы тотылды. 2007 елда район җитәкчелеге ярдәме белән мәгариф учреждениеләренең укыту-матди базасын ныгыту юнәлешендә зур эш башкарылды. Әлеге максатларга барлыгы 3 миллион 920 мең сум акча бүленде. Моннан тыш мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында 800 мең сумлык җиһаз яңартылды. Белем бирү учреждениеләрендәге медицина кабинетларын лицензияләү буенча күләмле эш башкарылды, моның өчен 130 мең сумга медицина техникасы сатып алынды. Профессиональ белем бирүнең базасын ныгыту буенча күләмле эш башкарылды. 94нче һөнәр училищесы техник базасын һәм укыту процессын камилләштерә бару исәбенә училищены район агропромышленность комплексы өчен төп кадрлар әзерләү чыганагы буларак саклап калды. Аның ярдәмче хуҗалыгы җирлектә авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүне арттыруга да үз өлешен кертә. Бүген училищеда 167 укучы тракторчы-машинист һәм автомобиль йөртүче, эретеп ябыштыручы, пешекче-кондитер, бухгалтер, автомеханик һәм башка белгечлекләр буенча белем ала. Шулай итеп, өстенлекле мәгариф милли проекты белем бирү учреждениеләренең матди-техник базасын ныгытуга, укытучылар һәм педагогик коллективның иҗади үсешенә көчле этәргеч бирде. Муниципаль район белем бирү хезмәткәрләренең төп бурычы – чыгарылыш сыйныф укучыларын югары, аеруча инженер-техник уку йортларына укырга керү өчен әзерләү. ТР Президенты юлламасында әйтелгәнчә, республика автомобиль төзү, машина төзү, төзелеш индустриясе һәм инфраструктур комплексы хезмәт базарында әлеге кадрлар дефициты аеруча нык сизелә.
|