Халыкның рухи сәламәтлеген ныгытуда мәдәният әһәмиятле урын алып тора. Мәдәни сфера төрле категория кешеләрен берләштерү, аралашу мөмкинлеге булдыру өчен мөһим фактор. Шуны истә тотып Бшкарма комитет бу өлкәгә зур игътибар бирә. Район халкына район мәдәният йорты, бер автоклуб, 25 авыл мәдәният йортлары, 25 авыл клублары, үзәк һәм балалар китапханәләре, 32 авыл китапханәләре, туган як музее, район сәнгать мәктәбе һәм аның Симәк, Иске Карамалы, Олы Чакмак, Тат. Бүләр, Мөслимдәге өченче урта мәктәпкә урнашкан филиаллары культура хезмәте күрсәтә. 2007 елда Олы Чакмак авылы мәдәният йортына 572 мең сумлык капиталь ремонт үткәрелде. Тугаш мәдәният йортында 334 мең сумлык реконструкция һәм газлаштыру эшләре башкарылды. Әмәкәй, Ташлыяр, Симәк, Михайловка, Иске Карамалы мәдәният йортларында, Түреш, Краснояр, Елгабаш клубларында 380 мең сумлык агымдагы ремонт үткәрелде. Барлык мәдәният учреждениеләрендә косметик ремонт үтте. Алар барысы да җылытыла. 2007 елда сәнгать мәктәбенең яңа бинасын төзү эшләре дәвам итте, аны 1 сентябрьгә эксплуатациягә тапшыру күздә тотыла. Ел дәвамында 261 мең сумлык музыкаль үзәк, телевизор, төсле музыка алынды. “Рябинушка”, ”Усыкай буйлары” фольклор ансамбльләренә, “Энҗе бөртекләре”, “ Сердәш” бию ансамбльләренә, концертлар алып баручыларга 168 мең сумлык костюмнар тектерелде. Көндәлек игътибар, мәдәният хезмәткәрләренә шартлар тудыру үз нәтиҗәләрен бирә. “ Һәр җирлеккә – үрнәк мәдәният учагы” республика конкурсында катнашып, Иске Карамалы, Тат. Бүләр, Симәк мәдәният йортлары һәм Әлмәт клубы җиңүчеләр булдылар. Бу республикада иң яхшы күрсәткеч. Авыл мәдәният йортларында эшләп килүче фольклор ансамбльләр төрле фестиваль-конкурсларда уңышлы чыгыш ясыйлар. Мөслим мәдәният йортында эшләп килүче “Ак калфак” фольклор коллективы, “Ватан–2007” халык иҗаты һәм декоратив-кулланма сәнгатенең III республика фестивалендә катнашты. Бөгелмәдә үткән зона конкурсында I урынга лаек булып, коллектив Казанда үтәчәк финалда катнашу хокукы алды һәм фестивальнең Гран-приена лаек булды. Мари Бүләр авылының “Поляр кас” фольклор коллективы Менделеев шәһәрендә үткән мари сәнгате бәйрәмендә , Михайловканың “Рябинушка” фольклор ансамбле “Каравон” XV республика фольклор бәйрәмендә катнашты. Лаеш районы Никольское авылында үткән бу бәйрәмдә “Рябинушка” коллективы үзәк сәхнәдә чыгыш ясады. “Мөслим тугайлары” фольклор ансамбле Чаллы шәһәрендә узган фольклор музыкасының III халыкара фестивалендә һәм Киров шәһәрендә региональ фестивальдә катнашты. “Энҗе бөртекләре” хореография коллективы эстрада сәнгатенең “Созвездие-Йолдызлык” республика телевизион яшьләр фестивалендә катнашып финалга үтте, Гала-концертта катнашып, фестивальнең дипломына лаек булды. Шушы ук фестивальның “Конферансье” номинациясендә сәнгать мәктәбе укучылары III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Сарман, Минзәлә, Актаныш, Ютазы районнары белән берлектә балалар һәм яшүсмерләр үзешчән һәм курчак театрлары коллективларының “Алтын битлек”-VIII республика смотр-конкурсында катнашып, сәнгать мәктәбенең “Маҗара” балалар театр коллективы Яр Чаллыда узган финал бәйгесендә II урын алды. Мөслим һәм Метрәй мәдәният йортлары халык театр коллективлары зур популярлык казанды. Метрәй авылы мәдәният йорты халык театрының Минзәлә, Баулы шәһәрләренә, Актаныш районының Иске Байсар авылына гастрольләре зур вакыйга булды. Казанда үткән халык театрлары декадасы республика конкурсында бу коллектив I урын алды. Районда “Нәүрүз гүзәле” конкурсын үткәрү матур традициягә әйләнде. Конкурсның җиңүчесе республика зона һәм финал бәйгесендә дә уңышлы чыгыш ясап, II урын алды. Халыкара гаилә көненә багышлап уздырылган әдәби-музыкаль кичә һәм “Оста куллар” күргәзмәсе ТР Президенты киңәшчесе Т.П. Ларионованың зур бәясенә лаек булды. Истәлекле даталар уңаеннан китап күргәзмәләре оештыру, әдәби-музыкаль кичәләр уздыру матур традициягә әйләнде. Районның үзешчән сәнгатьтә катнашучыларының чыгышын “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе төшерү дә истәлекле вакыйга булды. “Яшьлек” ансамбле солисткасы Айназ Ялалова зур җиңүләр яулады. “Идел буе биюләре” Бөтенроссия конкурсында Айназ I дәрәҗә лауреат, Мәскәүдә үткән “Кремль йолдызчыклары” Халыкара конкурсында II дәрәҗә, Санкт-Петербург шәһәрендә үткән халык биюләре бөтенроссия конкурсында I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. “Шома бас!” республика конкурсында катнашкан Айназ Ялалова һәм “Энҗе бөртекләре” бию коллективы янә җиңү яулады. Алар I дәрәҗә лауреат булдылар. Май аенда үткән Минзәлә, Сарман, Актаныш, Зәй, Мамадыш һәм Тукай районнары мәдәният хезмәткәрләренең республика зона семинарында безнең районның мәдәният учреждениеләре эшчәнлегенә югары бәя бирелде. 2007нче елның 16 июнендә 75 кешелек район делегациясе Оренбург өлкәсе Богырыслан шәһәрендә узган милли бәйрәмебез– Сабантуйда катнашты. Мөслим районының үзешчән сәнгатьтә катнашучылары чыгышын Сабантуй кунаклары да, шәһәр җитәкчеләре дә, “Туган тел” иҗтимагый үзәге әгъзалары да бик җылы кабул итте. Өлкәннәр һәм инвалидлар декадаларын үткәрү дә инде традициягә әверелде. Аларның программасында–ял кичәләре, концерт, конкурслар, күргәзмәләр. Әниләр көненә багышланган чаралар да эмоциональ һәм җылы уза. Район масштабындагы бер генә чара да мәдәният хезмәткәрләре, үзешчән сәнгать коллективларының актив катнашыннан башка үтми. Халыкка мәгълүмати–китапханә хезмәте күрсәтүнең сыйфатын күтәрү һәм китап укуны популярлаштыру өчен, заманча мәгълүмати технологияләр потенциалын максималь кулланып, китапханә системасын модернизацияләү һәм үзәк китапханә базасында Интернетка керү мөмкинлеге булган үзәк төзү мәсьәләсен хәл итү мөһим. Мәдәният өлкәсендә иҗтимагый әһәмиятле нәтиҗәләрне характерлаучы төп күрсәткечләр булып, халыкның мәдәни хезмәтләрнең сыйфатыннан һәм алардан һәркем файдалану мөмкин булуыннан канәгатьлек дәрәҗәсе торырга тиеш.
|