|
Үрәзмәт авыл җирлеге
Үрәзмәт авыл җирлеге үз эченә дүрт авыл: Үрәзмәт (административ
үзәк), Бүләк, Чишмә ьәм Сикия авылларын ала. Авыл җирлеге башлыгы
- Газетдинов Азат Хәсән улы
Үрәзмәт авыл җирлеге үз эченә дүрт авыл: Үрәзмәт (административ үзәк), Бүләк, Чишмә ьәм Сикия авылларын ала. Авыл җирлеге башлыгы - Газетдинов Азат Хәсән улы Сәркатип - Фатыйхова Флүсә Хуҗаян кызы Бухгалтер - Исламова Мәсәния Миннеәхмәт кызы Тел. 9-4Ә-22 3-м- Бүләк авылы Бүләк авылы төзелгән чорда Семиостров (Актаныш районында, хәзер ул авыл беткән), соңыннан Өмәкәй волостена кергән авыл. Район үзәге Мөслимнән — 35, Үрәзмәттән 3 чакрым ераклыкта Бүләк инеше буена тигез урынга урнашкан. Ерак булмаган Мәчти авылыннан (хәзерге Актаныш районында иде, 1970 елларда бу авыл бетте) дворян Солтановның улы Тукмәткә (Төхфәт) русларның шведлар белән сугышында дворян полклары составында катнашып, җиңүне тәэмин итүдә куйган хезмәтләре өчен Петр I фәрманы белән 4000 десятина җир бүләк итеп бирелә. Әнә шул җирдә 1720—1725 елларда авылга нигез салына. Бүләк итеп бирелгән җирдә урнашуы сәбәпле, авылга Бүләк исеме бирелә. Тукмәт үзе 1670 еллар тирәсендә туган булырга тиеш. Авылда башкорт ьәм типтәр төркеменнән булган кешеләр яшәгән. Башкортлар авылның көньяк өлешендә бик күп җир биләп, ә типтәрләрнең тормышы бик авыр — җирсез, атсыз булган. Шуның өчен алар арасында еш кына низаглар да чыккан. 1765—1770 елларда авылга Имангол Туктаров мулла булып килә. Үзеннән соң аның 4 буыны (Гайнулла, Сәйфетдин, Фәрхетдин, Гыйзетдин) аннары шул нәсел кешеләре 1930 елга кадәр мулла яки мөәзин булып эшлиләр. Апарның тормышлары иркен булмый, нәкыс була. Шуңа кушаматлары да «нәкә» булган. 1861 елда авылда мәчет салына. Рус телен белмәгәнлектән алар указ ала алмыйлар. Төп указлы мулла дворян улы Мөхәммәтҗан Габдрахман улы Кадербәков — башкорт, икенче мулла Шәймәрдән Габделҗәббар улы Зөбәеров типтәрләр мулласы була. Октябрь революциясенә кадәр бер-беренә кызлар биреп, өйләнешүләр булса да, басулар, мәчет, муллалар да, урман, ялан, болыннар да аерым булып, бер-берсенең яланында, басуында мал йөртү дә ярамаган. 1770—1775 еллар тирәсендә авылга Каранай, Габдерәшит, Имангол исемле кешеләр килеп урнашалар. Аларга аз гына җир кисәге биреп, типтәрләр исемлегенә кертәләр. Әлеге затларны Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар сугышыннан соң патша хөкүмәте эзәрлекләвеннән качып килеп урнашкан Пугачев командирлары Каранай Моратов, Габдерәшит Әитов Һәм Имангол Шәрипов дип беләләр авыл ке-шеләре. Авылның мәгълүматлы кешесе Шәйхелмәрдан Гамбәров язмаларында ул шулай тасвирланган. 1858 елда X ревизиядә авылда 291 ир-ат, 285 хатын-кыз яшәгәнлеге теркәлгән. 3671 десятина җир, шуның 1747 десятинасы сөрүлек җирләре хисапланган. Ә 1870 ел мәгълүматларында 136 ихатада 657 кеше яши. Мәчет, мәктәп булган. Октябрь революциясенә кадәр 1913 елгы сан алу мәгълүматларында авылда 238 хуҗалыкта 1858 кеше яшәгәнлеге күрсәтелә. 1914 елгы сугышта нәм революция елларында 74 кеше үлә. 1918 елгы тиф авыруы, 1921 елгы ачлык халыкны бик күпләп кыра. 1926 елда авылда 850 кеше булганлыгы билгеле. 1930 елда колхозлашу башлана. Иң элек аңа 13 хуҗалык керә, язгы чәчүдә инде 74 хуҗалык, ә инде көзгә барлык крестьяннар да берләшә. Беренче рәисе — Әмирҗан Исмәгыйлев, авыл Советы рәисе Шәкүр Хиялиев була. Колхоз исеме «Бүләк» дип атала. 1917—1918 елларда яңача мәктәп ачыла, башта укыту Сирай Әхмәтҗанов, Әхмәтгәрәй Рәхимов йортларында алып барыла. 1920 елда сәнәкчеләр тарафыннан Харис мулла үтерелә. 1929—1932 елларда Шәйхелмәрдан Гамбәров партиягә кабул ителә. Нурислам Исламов, Шәйхелмәрдан Рәхмәтуллин, Әхмәдулла Хаматуллин, Әхмәтхан Шәйхуллиннар авылда беренче коммунистлар булганнар. 1941 — 1945 елгы сугышка авылдагы 205 хуҗалыктан 158 кеше китә, шулардай 102 се сугыш кырында ятып кала. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Бүләк егете Илдар Маннановка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Сугыш чорында колхоз рәисе булып Шәрхемулла Гыйззәтуллин, Сәрвәр Хәеретдинов эшли. 1956 елга кадәр колхоз «Бүләк бул» исемен йөртә, аннары «Коммунизмга» дип атыйлар, соңыннан «Үрәзмәт» коллектив предприятиесенең бер бригадасы булып та тора. Авыл үзенең алтын куллы, зыялы кешеләре белән данлыклы. Озак еллар мәктәптә укытучы булып Рәшидә Ханнанова, Нәкыя Әхмәтханова эшли. Зыялы, дворян Солтановлар нәселеннән (Тукмәт нәселе) булган Наил Касыймов югары белем ала, төрле җаваплы постларда — агроном, колхоз рәисе булып эшли. Мирфәез Әхмәтгали улы Галиев шулай ук югары белемле, районда билгеле шәхес, озак еллар партия, Совет органнарында җаваплы эштә эшләгән. Наис Гамбәров республика Язучылар берлеге әгъзасы, күренекле шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе. Шагыйрь Мизхәт Хәбибуллин дә шушы авылдан. Рухулла Заманов югары белемле агроном, туганы Тимерхатмулла Габдуллин техник фәннәр докторы, Әлмәт нефть институтында кафедра мөдире, Мисбах Әхмәдуллин — халыкара мөнәсәбәтләр институтын тәмамлаган, Союз күләмендә югары постларда эшләгән кеше. Хәзер авылда башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, кибет, медпункт бар. Авылга чуерташ җәелгән күтәрелгән юл килә. Сикия авылы Сикия авылы борынгы авыллардан санала. Өлкән кешеләрнең ата-бабаларыннан ишеткәннәрен сөйләве буенча, XVIII гасыр ахырларында Идел буеннан күчеп килгән кешеләр нигезләгәннәр. Моңа дәлил дә бар кебек. Авыл тирәсендә хәзерге зи-раттан башка тагын ике борынгы зират бар. Авыл 1795 елдан билгеле. Административ яктан ул Уфа губернасы Минзәлә өязе Байсар волостена караган. Хәзерге бүленеш буенча Мөслим районы составында. Ул Мөслимнән — 42, Үрәзмәттән 7 чакрым ераклыкта, Сөн елгасына коя торган Сикия елгасы буена урнашкан. Авылның ьәм елганың исеме дә елганың Сөнгә коя (Сөн коя) сүзеннән Сикия дип үзгәртелгән дип аңлаталар авыл кешеләре. Авыл урнашкан урын борынгыда бик калын урман булган, агачлар кисеп бетерелгән. Шулай да хәзер авылдан бер чакрым ераклыкта каен кәм имән агачлары үсә торган «Имәнлек» дип йөртелгән урман бар. Авыл агайлары Әхмәтшин Вәлиәхмәт ьәм Әсәдуллин Фатыйх авыл зиратындагы карт каеннарны да борынгы урманнардан калган агачлар дип аңлаталар. Сикия элек ике урамлы, ике мәхәллә, ике мәчетле зур гына авыл булган. 1896 елгы исәп буенча башкортлардан булган припущенникларга имана җире — 88, ә вотчинникларга 142 җан башына бүлеп бирелгән. 1900 елда страховкага тартылган (налог түләргә тиешле) барлыгы 142 хуҗалык вотчинниклар исәпләнгән. Аларда 192 ир-ат, 190 хатын-кыз булып 142 кешегә имана җире бирелгән. Припущенпиклар 128 ир-ат, 122 хатын-кыздан имана җире 188 кешегә бирелгән. Вотчинниклар карамагында файдалануга яраклы 2068, уңайсыз җирләр 85 десятина, припущенникларда җирләр 521 нәм 33 десятина булган. Бай кешеләрдән авылда Авзал карт яшәгән, кибет тоткан. Октябрь революциясеннән соң Сикия, Түбән Яхшый ьәм Югары Яхшый авыл кешеләре кулланучылар җәмгыятенә берләшәләр. Авылда оешкан терлекчелек ширкәтенең бер үгезе, сыерлары, ике аты, 50 сарыгы була. 2 җилгәргечтән, бер сортировкадан, җитен сүс талку машиналарыннан күмәк файдаланалар. 1922 елдан авыл Советы рәисе булып Хәмидулла Заьидуллин, ә колхозлашу елларында Муса Хуҗаәхмәтов эшли. Сугыштан соң бу Вазыйфаны Ислам Кадыйров башкара. 1959 елда Сикия Үрәзмәт авыл Советына кушыла. 1930 елда «Марс» колхозы оештырыла. Хуҗалыклар саны 150 була. Эшкә яраклы кешеләр 400дән арта. Төп тарту көче — атлар 200 баш исәпләнә. Колхозның беренче рәисе Мөхәммәтсалих Латыйпов була. Колхоз 5 бригададан торган. 1937 елда авылга трактор к: ~;тарыла, тракторчы булып Хуҗа Гиздуллин эшли. 1959 елда «Марс» Үрәзмәттәге Карл Маркс исемендәге колхозга кушыла. Ул вакытта колхоз рәисе булып Шәех Радиков эшли. Хуҗалыкка 5 авыл берләшә, ул чорда әллә ни үсеш булмый. 1990 елда Сикия К. Маркс исемендәге колхоздан аерылып чыга Һәм мөстәкыйль «Таң» колхозы оештырыла. Авылда мәктәп булганчы балалар мәдрәсәдә укыйлар. Аларны мулла Фатыйх Юлдашев укыткан. Сикиягә 1918 елда укытучы булып Олы Имәннән Наҗия Фатыйхова килә. Балалар Закирҗан Шәйгәрдәнов өендә белем ала. Укытучыны сәнәкчеләр вәхшиләрчә үтерәләр. 1924 елда баишангыч мәктәп ачыла, 1950 елда җидееллык итеп үзгәртелә. 1997 елда яңа мәктәп төзү эшләре башланды ьәм 2000 елда тәмамланды. 1934—1С36 елларда манарасы киселгән мәчет клуб итеп файдаланыла. Хәзерге клуб 1963 елда салына башлый, 1966 елда төгәлләнә. Аның бер башына медпункт урнаштырыла. Мәчетнең икенчесен сүтеп, материалларын Пучыга алып китәләр. 1932—1934 елларда авылда шәхси кибет була. Сикия авылы аерым колхоз булып яши башлагач, аның рәиг улып шул авылда туып үскән Индус Миңнегали улы Хуҗагалиев эшли б: илый. Зур гына уңай үзгәрешләр була: юллар күтәртелеп төзеклән . злә, авыл тулысынча газлаштырыла, яңа йортлар салына, терлек клары, складлар яңартыла. 2000 елның декабрендә сигезьел; -әктәп, балалар бакчасы, клуб ьәм медпункт булган мәгариф жият комплексы ачылды. Үрәзмәт авылы Үрәзмәт Мөслимнән 35 чакрым ераклыкта, С елгасы буена урнашкан. Бу зур авыл безгә мәгълүм чыган^ да иң беренче тапкыр 1735 елда телгә алына. Бүләр волосте кеше. килешү нигезендә үзләренең биләмәләренә Әтрәкле авылынна ;клы татарлар Бимәт Бикмәтов, Биккенә Тиммәтов, Килмәмәт ьәм рмәт Әлмәмәтовларны кертәләр. Моның өчен килешү төзүдә катнаш Зүләр волосте авыллары (алар арасында Үрәзмәт тә күрсә- вәкилләре алардан 8 сум акча алалар. Моннан тыш яңа күчеп уты кешеләр елга берәр сум акча түләп торырга тиешле булалар. Бу киле "имәткә нәм аның иптәшләренә Бүләр волосте җирләрендә үзг хуҗа итеп тоярлык хокуклар бирә. III ревизия вакытында (1762 е тда типтәрләрдән 46 ир-ат теркәлә. Ревизия материалларында Бу олосте старшинасы итеп Минай Бикбауов күрсәтелә. Шул ук волс ың икенче старшинасы Үрәзмәт Йосыпов була. Аның исеме 1760 ел ж/ментта телгә алына. Бу кеше авылга нигез салучыларның берсе С тга мөмкин. Шулай итеп авыл әлеге старшина яшәгән чорда — XVIII г чың беренче яртысында ук барлыкка килгән дияргә була. I ^ек халкы 1773—1775 елгы крестьяннар сугышында катнаша. 1775 ; 16 нчы февраль мәгьлүматларына караганда, баш күтәрүче я татарлар исемлегендә 46 кеше атала. Бу әле тулы мәгь сословиегә аерым исемлек төзелгән. 1795 елг. материалларында — 93 ир-ат. 30 кеше башкс ревизиядә халык саны шактый арткан. 1811 е исәпләнә. 1884 елда кешеләрнең имана җирл тәшкил иткән. Шуның 1420 десятинасы сөрүле десятинасы куаклыклар, 180 десятинасы печә яны җирләренә туры килә. Авыл байлар ьәм яр хуҗалыкта 6 ьәм аннан да күбрәк, 30 хуҗалык Авылдагы 143 хуҗалыкның 42 сендә бер ат тг байларга ялланып, кайберләре вак Һөнәрчел 5 умартачы, 2 балта остасы, 2 йон тетүче, 2 а,г ияләре булган. 1897 елгы гомуми халык исәбе хатын-кыз исәпләнгән. Ике мәчет булган. Бер; 1 балалар өчен мәктәп эшләгән. 1911 елгы мәг Шәйхелислам Биктимеров, Мирзахан Галимә Шәйхелисламов тары-бодай яргычлары тоткг саналганнар. 1914 ел башында авылда 1180 к елларда авыл бары тик 52 кешегә генә арта. җәмгыятьләр рәсми теркәлү узалар. Ул матер булганча, дин Әһелләре булып беренче мәхәг Әхмәтлатыйпов, Якуп Исхаков һәм Фәтхетдиь мәхәлләдә Шакир Әхмәтҗанов, Самат Солта эшләгән. 1930 елга кадәр авыл Өмәкәй волос Калинин районы, ә 1959 елдан Мөслим район елда колхоз оештырыла башлый. Аны оешты, Ханнанова, Хәйретдин Фәрхетдинов, Мансуре йөриләр. 1950 елда Үрәзмәт, Бүләк, Сикия, Ү|: бер хуҗалыкка берләшәләр. Колхоз К. Маркс бригададан тора. Яңача укыту 1923 елдан Хә йортында башлана. Укыту Сит-дыйк исемле к бай йортларында да алып барыла. 1932 елда 1954 елдан урта мәктәп итеп үзгәртелә. 1956 булып 12 кеше эшләгән. 1969 елда 25 балага бакчасы төзелә. 1930 - 1931 елларда кибет а< кибет эшләнә. Беренче клуб 1930 елда Бикти салына. 1964 елда 320 урынлы яңа мәдәният китапханә дә урнаша. Хәзерге вакытта авылд бакчасы, мәдәният йорты, китапханә, медпут , филиалы, кибетләр халыкка хезмәт күрсәтә. > Үрәзмәт-Чишмә авыллары арасындагы басуд «Әүлия кабере» изгеләр зираты дип йөртәләр Үрәзмәт - Чишмә авылы Үрәзмәт-Чишмә авылы 1927 елда төзелә башлы: . °айон үзәгеннән — 30, Үрәз-мәткә 6 чакрым ераклыкта урман буеһ :~ез урынга урнашкан. Беренчеләрдән булып Үрәзмәт авылыннан 58 I э, Сикиядән 8 гаилә килеп урнаша. Урын урманлык булганлыктан, б а агачларны төпләп, йорт урыннары хәзерлиләр. Шобага буенча пла /ленә. Ел саен агачлар төпләп, ындыр, бакча урыннары хәзергь ф, басулар киңәя бара. Оештыру эшләре белән Заһретдин Садр нов йөри. 1930 елда колхоз төзелә. Аңа Пушкин исеме бирелә. Күн- калыкны башлап йөрүче Үрәзмәттән Әхмәтхан Шәйхуллин була, онда килеп бригадир билгели. Колхоз рәисе булып Тат. Мөшеге авыг ^1 ;ан Батталов фамилияле кеше эшли, колхоз 3 бригадага бүл сугыштан соң да әле ул бригадалар саклана. Сугышка кадәр ӘХМӘТУ 'айхуллин колхоз идарәсе бинасын салдыра. 1949—1950 еллар эзмәттәге промкомбинатны бирегә күчерәләр. Ул авылда1 оаз читтәрәк, урман эчендәге аланда урнаша. Аның эшчеләре шун^ ртлар салып, бер урам булып яшиләр. Промкомбинатның кирпеч и ды була. Эшчеләр такта яру, арба, чана ясау, дуга бөгү, тәгәрмәч • , мунчала чыгару белән шөгыльләнәләр. Берничә еллар яхшы ге п ^шлиләр, ләкин кирпеч сугу кызыл балчыкның тиешле стандар ры килмәве сәбәпле, завод Байсарга күчерелә, комбинат әкренләп т та башлый ьәм 1960 елларда бөтенләй ябыла. Авылда су тегермә,: ;и, аның янында Батталов фамилияле кеше алма бакчасы ьәм я ^ чә бакчасы төзи, тегермән буасы янында сушилка да була. Хәзе; ;рның берсе дә юк. Авылда Самат мулла яши. 1930 елларда, аны ^ нгә җибәргәч, өен мәктәп итеп файдаланалар. Ул уртасында ко~ I булган кара-каршы ике бүлмәдән торган. 10 елдан соң Самат му тга кайта ьәм монда яшәмичә Ижау шәьәренә китә. Укытучылар б,. >! мир Гәрәев һәм Соймонов фамилияле кеше эшли. 1956 елда б^ нгыч мәктәп салына. 1945—1950 елларда клуб төзелеп, ул 1966 елг пе файдаланыла. 1966 елда яңа клуб бинасы салына. Анда китсг ; , медпункт урнашкан, кино кую җиһазлары бүлмәсе була. 1984 елдг эдан янгын чыгып, ул бина янып бетә. Хәзер клуб фин тибындагы I/ рнашкан.
Элеккеге биткә
|
|
|