1941 елның 17 декабрендә Советлар Союзы Герое исеме бирелде.
И.Маннанов 1921 елның 10 мартында ТР, Мөслим районы, Бүләк авылында крестьян гаиләсендә туа. 7 классны тәмамлаганнан соң, комбайнчылар курсын тәмамлый. Актаныш районы МТС сында эшли. 1940 елда Совет Армиясенә чакырыла. 1941 елның августында Бөек Ватан сугышына алына. Рядовой И.Маннановның 127 нче артеллерия полкы (65 нче укчы дивизия, 4 нче аерым армия) орудия расчеты номеры Ленинград өлкәсе Тихвин районы янындагы бәрелешләрдә аерылып тора.
1941 елның ноябрендә дошман танкларының һәм пехотасының һөҗүменә каршы торганда, Илдар Маннанов каты яралана. Расчетта берүзе калган батыр егет сугышчан постын ташламый. Үзе кора, үзе төзи, дошман пехотасына һәм танкларына снаряд арты снаряд җибәрә, дошман танкларын юк итә. И.Маннановка Татарстан уллары арасында беренчеләрдән булып Герой исеме бирелә.
Сугыштан соң өлкән сержант Маннанов сәүдә техникумын тәмамлый, сәүдә системасында эшли. 1948 елдан КПСС члены. Бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яши.
И.Маннанов Ленин ордены, 1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры, бик күп медальләр кавалеры. Якташыбыз Ленинград өлкәсе Тихвин шәһәренең, Мөслим районының почетлы гражданы булып тора.
|