рус тат
Мөслим Мактаулы гражданнар

Информацион

навигатор

"Татар-информ"нан

республика яңалыклары

Вакыйгалар - Фактлар
"БАЛАЛАР" – SMS АКЦИЯСЕ
Безнең район
Район хакимияте
Мөслим муницпаль районының коррупцияга каршы политиканы реализацияләү буенча Советы
Мөслим муницпаль районы сайты
Мактаулы гражданнар
 Герои Советского Союза
 Герои Социалистического Труда
 Депутаты
 Деятели науки и искусства
 Заслуженные работники
 Заслуженные работники культуры
 Заслуженные работники сельского хозяйства
 Заслуженные учителя
 Знаменитые спортсмены
 Литературные деятели
 Төрле елларда район җитәкчеләре булып эшләгән шәхесләр
Административ–территориаль бүленеш
Район Попечительләр Советы
Башкарма комитет каршындагы "Идея" Технопаркы
Эшлекле сфера
Социаль сфера
Предприятие һәм учреждениеләр
Файдалы чыгармалар
Файдалы мәгълүматлар
Контактлар
МӨСЛИМ ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ


 







Салихов Бадыйк Мөхәммәт улы

Районыбызның Дусай авылында туган. Сугышка кадәр колхоз рәисе булып эшли. 1941 елдан Бөек Ватан сугышында катнаша.

Районыбызның Дусай авылында туган. Сугышка кадәр колхоз рәисе булып эшли. 1941 елдан Бөек Ватан сугышында катнаша.
Б.Салихов Кызыл байраклы 121 нче Рыльско-Киев укчы дивизиясенең, 574 нче Львов укчы полкының 1 нче миномет ротасы расчет командиры, старшина буларак, бу аяусыз көрәш кырында авыр яраланса да, аның җуйганчы фашистларның ут нокталарына миномет белән ут яудыруын дәвам итә. Бары тик госпиталь палатасында гына операциядән соң аңына килә. Госпитальдән аны үзенең дивизиясенә җибәрәләр. Кызыл Армия һөҗүмгә күчеп, Мәскәү яныннан фашистларны кире какканнан соң, Б.Салихов подразделениесе Курск дугасына озатыла. Бу сугышта ул “Батырлык өчен” медаленә лаек була.
Ул хезмәт иткән дивизия Днепрга кадәр җитә һәм алар Днепрны беренчеләрдән булып кичәләр. Салихов Киев шәһәрен штурмлауда катнаша, Украина авылларын дошманнардан азат итүдә күрсәткән батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены, шулай ук II, III нче дәрәҗә Дан орденнары белән бүләкләнә.
1945 елның 15 нче гыйнварында үзенең миномет расчеты белән фашистлар оборонасын өзүдә катнаша, дошманның 2 пулемет ноктасын, 10 солдатын, сугыш кирәкләре төялгән йөкләрен юк итә һәм үзебезнең пехота гаскәрләренә алга барырга юл ача. 16 нчы гыйнварда дошманның сугыш кирәкләре төялгән 4 йөген, 10 автомашинасын, 18 гитлерчыны юк итә. Бу бәрелештәге кыюлыгы, тәвәккәллеге һәм батырлыгы өчен Бадыйк Салихов СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 29 нчы июнендәге указы белән 1 дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.
Сугыш бетүен ул Чехословакиядә каршылый. Мәскәүдә Җиңү парадында катнаша. Фронттан кайткач, туган авылына колхоз рәисе булып эшли. Сугышта алган яралары аны һәрвакыт эзәрлекләп тора. Батыр солдат ял итүне белми. 1956 елда ул вафат була. Кабере Дусай авылы зияратында.


Элеккеге биткә

 







Мөслимдә hава торышы

GISMETEO.RU: погода в г. Муслюмово
(с) Мөслим муниципаль районы 2007-2008