1945 елның 27 февралендә Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
П.Днепров 1919 елның 16 гыйнварында ТР Мөслим районы, Островка авылында крестьян гаиләсендә туа. Тулы булмаган урта белем ала. Урта Азиядәге геология трестында топограф булып, соңыннан Башкортстан АССР ның Уфа районында колхозда эшли. 1939 елда Совет Армиясе сафларына алына. 1941 елда танк мәктәбен тәмамлый. 1941 елда Бөек Ватан сугышына алына. 1942 елдан КПСС члены. 44 нче гвардия танк бригадасы танк батальоны (11 нче гвардия танк корпусы, 1 нче гвардия танк армиясе, 1 нче Белоруссия фронты) командиры гвардия капитаны П.Днепров Польша территориясендәге сугышларда аеруча аерылып тора. 1945 елның 14-18 гыйнварь көннәрендә бригаданың алгы сызыктагы отрядындагы разведка белән җитәкчелек итә. Дошманга сиздермәстән, бригада частьләрен Пилица елгасы аша чыгарып, Лович шәһәренә бәреп керә. Бзура елгасы аша салынган күперне миналардан чистартып, дошманга әлеге күперне шартлатырга ирек бирми. 1945 елның 27 февралендә П.Днепровка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Сугыштан соң майор П.Днепров партия органнарында, соңрак Киев шәһәрендә өлкәнең промбытгаз оешмасында инженер була. Ленин ордены, Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә. 1947 елның 23 июлендә вафат була.
|