рус тат
Мөслим Вакыйгалар - Фактлар Мөслим Матбугат үзәге

Информацион

навигатор

Мөслим Матбугат үзәге

хәбәр итә

"Татар-информ"нан

республика яңалыклары

Вакыйгалар - Фактлар
 Мөслим Матбугат үзәге
 Республика яңалыклары
 ТР Хөкүмәтеннэн яңалыклар
 Intertat яңалыклары
"БАЛАЛАР" – SMS АКЦИЯСЕ
Безнең район
Район хакимияте
Мөслим муницпаль районының коррупцияга каршы политиканы реализацияләү буенча Советы
Мөслим муницпаль районы сайты
Мактаулы гражданнар
Административ–территориаль бүленеш
Район Попечительләр Советы
Башкарма комитет каршындагы "Идея" Технопаркы
Эшлекле сфера
Социаль сфера
Предприятие һәм учреждениеләр
Файдалы чыгармалар
Файдалы мәгълүматлар
Контактлар
МӨСЛИМ ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ


 







Район башлыгы журналистлар белән очрашты

Бүген район башлыгы, район Советы рәисе Ришат Хәбипов Матбугат үзәге коллективы белән очрашты. Ришат Рәшитович иң элек матбугат үзәгендәге эш кабинетларын, полиграфия цехын карады, эш шартлары белән танышты. Сәгатькә якын барган очрашу барышында Ришат Рәшитович райондагы бүгенге социаль-икътисадый вәзгыять, тармаклардагы эшләр торышы хакында сөйләде. Бүген халыкны вакыйгаларга карата объектив һәм дөрес бәя кызыксындыра. Аналитик фикерләүче һәм үз фикерен төгәл итеп әйтеп бирүче, шул ук вакытта илдә, дөньяда баручы вакыйгалардан хәбәрдар журналистлар эшли торган басмалар, электрон мәгълүмат чаралары бүген бик югары бәяләнә һәм халык арасында популяр, дип билгеләп үтте ул. Районның мәгълүмат чаралары да үз вазыйфаларын зур җаваплылык белән башкаралар, диде район башлыгы. Һәм матбугат үзәгенең матди-техник хәлен яхшыртуга мөмкин булганча ярдәм күрсәтергә, спонсорлар ярдәмен тартуга булышлык итәргә кирәклеген ассызыклады. Дәүләт Думасына булачак сайлаулар мәсьәләсе дә игътибар үзәгендә булды. Бу – аеруча җаваплы чор. Мәгълүмат чаралары – районның көзгесе. Алар сайлауларга әзерлек барышын яктырту белән генә чикләнеп калмыйча, халыкка дөрес юлны күрсәтергә, кемнең ничек эшләгәнен язып, сөйләп бирергә тиешләр. Болар хакында сөйләгәннән соң район башлыгы журналистларның сорауларына җавап бирде.



Элеккеге биткә

 







Мөслимдә hава торышы

GISMETEO.RU: погода в г. Муслюмово
(с) Мөслим муниципаль районы 2007-2008