рус тат
Мөслим Вакыйгалар - Фактлар Мөслим Матбугат үзәге

Информацион

навигатор

Мөслим Матбугат үзәге

хәбәр итә

"Татар-информ"нан

республика яңалыклары

Вакыйгалар - Фактлар
 Мөслим Матбугат үзәге
 Республика яңалыклары
 ТР Хөкүмәтеннэн яңалыклар
 Intertat яңалыклары
"БАЛАЛАР" – SMS АКЦИЯСЕ
Безнең район
Район хакимияте
Мөслим муницпаль районының коррупцияга каршы политиканы реализацияләү буенча Советы
Мөслим муницпаль районы сайты
Мактаулы гражданнар
Административ–территориаль бүленеш
Район Попечительләр Советы
Башкарма комитет каршындагы "Идея" Технопаркы
Эшлекле сфера
Социаль сфера
Предприятие һәм учреждениеләр
Файдалы чыгармалар
Файдалы мәгълүматлар
Контактлар
МӨСЛИМ ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ


 







Галәмне беренче яулаучылар остазы

Вакыт бик тиз үтә. Еллар, вакыйгалар алышынып кына тора. Аларның күбесе хәтер-дә дә калмаска мөмкин. Тик шулай да үзләрен-нән якты эз калдырган шәхесләр беркайчан да онытылмый, аларның якты образы һәрчак безнең күңелләрдә. Без дә беренче булып галәмне яулаган космонавт Юрий Гагаринның укытучысы Никон Романович Егоровның Яңа Усы авылыннан булуы белән чиксез горурланабыз.
Әйе, әйе, якташыбыз герой – полковник Никон Романович беренче космонавтның укытучысы! Ул 1906 нчы елның 6 ноябрендә Егоровлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Яңа Усыда башлангыч белем ала. 1922 елда Никон Башкирияның Бәләбәй педагогия техникумына укырга керә. Укыган чорда тырышлыгы, җәмәгать эшләрендә актив катнашуы, спортны яратуы, матур җырлавы белән аерылып тора. Иптәшләре аны игелекле һәм ярдәмчел булганы өчен хөрмәт итәләр. Тиздән аны техникумның комсомол секретаре итеп сайлыйлар. Ул чын мәгънәсендә лидерга әйләнә. Никонның оештыру сәләтен күреп алып, аны Верхне-Троицк авылына мәктәп белән җитәкчелек итәргә җибәрәләр. Биредә ул, үз эшен генә башкарып калмыйча, сәяси тормышта да актив катнаша. Яшь җитәкченең карашлары һәркемгә дә ошап бетми. Дошманнары төрлечә тозак корып карыйлар, тик моның белән активистны куркыта алмыйлар. Тиздән өлкәнең партия оешмасы яшь, сәләтле Никонны Мәскәүгә – Оржоникидзе исемендәге икътисад институтына укырга җибәрә. Институтны бик яхшы билгеләргә генә төгәлләп, Никон укуын аспирантурада дәвам итә. Шул елларда ул бергә укыган Елена исемле кызга өйләнә. Алар бергәләшеп Людмила һәм Татьяна исемле ике кыз тәрбияләп үстерәләр.
Ә бу елларда Яңа Усыда Никонның әтисе Роман Ивановичны кулак дип, авылдан сөрәләр. Өч ел буе төрмәдә утырырга туры килә аңа. Ул михнәтле елларда туган туганны, күрше күршене белмәгән шул...
1937 елда Никон Егоров коммунистлар партиясе сафларына керә. Бөек Ватан сугышының беренче көненнән алып, ахырынача хәрәкәттәге армиядә дошманга каршы көрәшә.
Демобилизациядән соң, Берлиндагы үзәк комендатураның икътисад бүлеге начальнигы булып эшли. Совет дәүләте вәкиле буларак Никон Романович яңа дәүләтнең – Германия Демократик республикасының власть органнарын төзүдә актив катнаша. Бу елларда Егоров Вилгельм Пик, Отто Гротеваль кебек күренекле эшлеклеләр белән очраша, аларга сүзе һәм эше белән ярдәм итә. 1949 елда Мәскәүгә кайту белән, Никон Романов яраткан эшенә керешә. Икътисад фәннәре кандидаты, полковник Никон Егоровны Жуковский исемендәге хәрби-һава академиясенең политэкономика кафедрасы мөдире итеп билгелиләр. Ул биредә 15 елдан артык булачак авиация инженерларын экономика нигезләренә өйрәтә. Бу эштә ул үзен югары квалификацияле укытучы, яхшы методист һәм әйбәт җитәкче итеп таныта. Һәрдаим фәнни эш белән шөгыльләнә һәм политэкономика курсы буенча бик күп кенә укыту пособиеләре авторы була. Ул галәмне беренче булып яулаучылар – Юрий Гагарин, Герман Титов, Валентина Терешкова, Быковский, Андриян Николаев, Павел Поповичның укытучысы. Никон Романович алар алдында зур абруй казанган. Беренче совет космонавтлары белән аны кафедра гына түгел, ә яхшы, дустанә мөнәсәбәтләр дә бәйләгән. Бу абруйны Никон Романович үзенең каты, хәрбиләрчә кырыс, шул ук вакытта ачык характеры ярдәмендә яулый. Студентлары Никон Романовичны хөрмәт иткәннәр. Бәйрәмнәрдә аңа открыткалар, үзләренең фотографияләрен бүләк иткәннәр.
Бик үк күңелле булмаган, ләкин Никон Романовичның нинди принципиаль шәхес булуын раслаган бер вакыйга да була әле. Бервакыт Никон Романович Кытайдан килгән студентка “3”ле куя, чыннан да студент шунлык кына белгән була. Бу гамәле өчен Егоровны Сталинга чакырталар.
– Сез ничек, илнең дәрәҗәсен төшереп, чит ил студентына шундый билге куйдыгыз?
– Аның белеме шул билгегә генә лаек, әгәр дә мин аңа” 5”ле куйсам, бу безнең илнең дәрәҗәсен төшермәс идеме? – дип, сорауга сорау белән җавап бирә Никон Романович.
Н.Егоров туган ягын да онытмый, вакыты булган саен Яңа Усыга кайтырга тырыша. Авылга кайткан саен, авылдашлары аңа киңәш сорап киләләр. Ул беркемне дә кире бормый. Әлбәттә, авылдашлары арасында да төрлесе була, кайберләре көнләшеп, төрлечә үч алырга маташалар...
19 съездда больше-викларның Бөтенроссия Коммунистик партиясен Советлар Союзы Коммунистлар партиясенә үзгәртү турында указ кабул ителә. Яңа үрнәктә-ге партия билетлары тапшырыла. Коммунист исемен йөртүчеләр җиз иләктән үткәрелә, лаек түгел дип исәпләнгәннәре партиядән җибәрелә. Алар рәтенә Никон Романович та эләгә. Яңа Усыда яшәүче ерак туганы аның өстеннән академиянең партия оешмасына шикаять яза. “Ул партия әгъзасы булып тора алмый, ул бит халык дошманы малае”, дип языла ул шикаятьтә. Бу вакыйгаларны Никон Романовичның туганы Галина Романовна шулай искә алган иде. Әлеге шикаятьләрдән соң, Егоров үз тормышында башка биек үрләргә күтәрелә алмый инде. Аның уңышларга илтүче юлына киртә куялар, әмма алтын тузан белән каплана алмаган кебек, тормыш ваклыкларына карамастан, Егоров хөрмәтле һәм лаеклы шәхес булып кала ала.
Ул бик тыйнак, актив һәм принципиаль кеше булган. Иптәшләренә карата сизгерлеге, кафедра коллективын бергә туплау сәләте Никон Романовичны башкалардан аерып тора. Хезмәтләре өчен Н.Егоров 3 Кызыл Йолдыз ордены һәм бик күп сандагы медальләр белән бүләкләнә. Ул өч тапкыр инфаркт кичерә. Үзенең бөтен тормышын халыкка хезмәткә багышлаган, космонавтларның хөрмәтле һәм танылган укытучысы Никон Егоровны үлем вакытсыз алып китә – ул 1966 нчы елның 19 декабрендә 60 яшендә вафат була. Полковник Егоровның якты истәлеге безнең йөрәкләрдә һәрчак сакланыр. Уфа журналисты С.Сәетбатталов болай дип язган иде: “... татар халкы үзенең күренекле галиме белән хаклы рәвештә горурлана ала. Аның тормыш юлы һәм эшчәнлеге хәзерге буын өчен чын үрнәк булып тора”.
Әйе, без космонавтлар укытучылары арасында Татарстан кешеләре дә булуын онытмаска һәм моның белән горурланып яшәргә тиешбез.

Елизавета Митюшкина, Гөлүсә Харитонова,
Яңа Усы мәктәбе укытучылары.

Рәсемдә: Никон Егоров укучылары – беренче космонавтлар белән.

(Фото Туган як музее архивыннан).



Элеккеге биткә

 







Мөслимдә hава торышы

GISMETEO.RU: погода в г. Муслюмово
(с) Мөслим муниципаль районы 2007-2008