рус тат
Мөслим Вакыйгалар - Фактлар Мөслим Матбугат үзәге

Информацион

навигатор

Мөслим Матбугат үзәге

хәбәр итә

"Татар-информ"нан

республика яңалыклары

Вакыйгалар - Фактлар
 Мөслим Матбугат үзәге
 Республика яңалыклары
 ТР Хөкүмәтеннэн яңалыклар
 Intertat яңалыклары
"БАЛАЛАР" – SMS АКЦИЯСЕ
Безнең район
Район хакимияте
Мөслим муницпаль районының коррупцияга каршы политиканы реализацияләү буенча Советы
Мөслим муницпаль районы сайты
Мактаулы гражданнар
Административ–территориаль бүленеш
Район Попечительләр Советы
Башкарма комитет каршындагы "Идея" Технопаркы
Эшлекле сфера
Социаль сфера
Предприятие һәм учреждениеләр
Файдалы чыгармалар
Файдалы мәгълүматлар
Контактлар
МӨСЛИМ ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ


 







Бүген сәүдә, көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне

    Муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Р.Р.Хәбиповның бәйрәм котлавы

     Хөрмәтле сәүдә, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәләрендә хезмәт куючылар!
    Мөслим муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үземнең исемнән һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез.
Сәүдә, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтүнең эзлекле төстә алга таба үсә баруы – һәр төбәкнең финанс тотрыклыгына ярдәм итүче, аның икътисадый үсешендә зур роль уйнаучы мөһим тармак булып торды һәм хәзер дә шулай булып кала. Элек-электән үк сәүдә юллары төбәкләр һәм илләр арасын тоташтырган, аларның мәдәниятын, милли һәм алдынгы прогрессив тәкъдимнәрен бер-берсенә якынайткан. Шул ук вакытта сәүдә өлкәсе һәр сатып алучының ихтыяҗын һәм теләген үтәү өчен хезмәт итә. Районыбызда сәүдә һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү бурычы үз югарылыгында куелган дип, мин бүген ышанып әйтә алам. Шуңа күрә дә, бу өлкәләрдә хезмәт куючы һәркемгә тирән рәхмәтләремне җиткереп, Сезгә сәламәтлек, гаилә бәхете һәм яңа һөнәри уңышлар телим. Сатып алучыларның рәхмәт сүзләре һәм канәгать елмаюлары Сезнең авыр хезмәтегезгә һәрвакыт бүләк булсын.
    Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге хезмәтне бу өлкәдәге эш белән, аның авырлыгы һәм кыенлыклары белән якыннан таныш кешеләр генә тиешенчә бәяли ала. Чыннан да, халкыбызның аңы, культурасы, ихтыяҗлары көннән-көн үсә барган бүгенге заманда торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләренә дә сорау һәм таләпләр арта бара. Әмма, районыбызның торак-коммуналь хуҗалыгы тармагында эшләүче хезмәткәрләребез сынатмыйлар, куелган бурычларны тиешле югарылыгында үтәп баралар, дип ышанып әйтә алам.
    Бүгенге һөнәри бәйрәм уңаеннан хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләргә, ветераннарыбызга да Мөслим муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үземнең исемнән рәхмәт хисләремне белдерәм. Сезгә сәламәтлек, иминлек, авыр һәм тынгысыз хезмәтегездә уңышлар телим. Киләсе көннәрегез дә матур хезмәт нәтиҗәләре алып килсен, якыннарыгызның кадер-хөрмәтен, игелеген тоеп бәхетле яшәгез.

 



Элеккеге биткә

 







Мөслимдә hава торышы

GISMETEO.RU: погода в г. Муслюмово
(с) Мөслим муниципаль районы 2007-2008