рус тат
Мөслим Вакыйгалар - Фактлар Мөслим Матбугат үзәге

Информацион

навигатор

Мөслим Матбугат үзәге

хәбәр итә

"Татар-информ"нан

республика яңалыклары

Вакыйгалар - Фактлар
 Мөслим Матбугат үзәге
 Республика яңалыклары
 ТР Хөкүмәтеннэн яңалыклар
 Intertat яңалыклары
"БАЛАЛАР" – SMS АКЦИЯСЕ
Безнең район
Район хакимияте
Мөслим муницпаль районының коррупцияга каршы политиканы реализацияләү буенча Советы
Мөслим муницпаль районы сайты
Мактаулы гражданнар
Административ–территориаль бүленеш
Район Попечительләр Советы
Башкарма комитет каршындагы "Идея" Технопаркы
Эшлекле сфера
Социаль сфера
Предприятие һәм учреждениеләр
Файдалы чыгармалар
Файдалы мәгълүматлар
Контактлар
МӨСЛИМ ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ


 







Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан район Башлыгының бәйрәм котлавы

Хөрмәтле хатын – кызлар!
Хөрмәтле әниләребез, әбиләребез һәм сеңелләребез!
Шагыйрьләр тарафыннан хаклы рәвештә “илаһи зат”, “гүзәллек алиһәсе” дип макталып килгән хатын – кыз барлык заманнарда да тормышның үзен гәүдәләндерде, мәхәббәт, матурлык һәм илһам чыганагы булды.
Бу якты дөньяга килүебез белән без барыбыз да хатын-кызларга бурычлы. Газиз аналарыбыз безгә бетмәс – төкәнмәс сөю һәм наз бүләк итә, безне тормыш зилзиләләреннән саклый. Яхшылыкка, гаделлекә, мәрхәмәтле булырга өйрәтә, хак юлга өнди.
Без - ирләр өчен хатын – кыз – сөйгән яр да, сөйкемле кәләш тә, тугрылыклы тормыш иптәше дә. Сез, гүзәл яз гөлләре кебек, безнең дөньябызга матурлык, җан җылысы өстисез. Шуңа күрә дә, халык легендаларында һәм риваятьләрдә хатын – кыз табигатьнең яшәү чыганагы белән тиңләштерелә, гаилә учагын, күркәм гореф – гадәтләрне саклаучы изге зат буларак гәүдәләндерелә.
Үземнең күзәтүләремнән чыгып шуны әйтәсе килә, кайда һәм кем генә булып эшләмәсен, хатын – кызлар һәрвакыт иҗтимагый процессның актив әйдәүче көче булдылар. Нинди генә эшкә алынсалар да, аны уңышлы башкарып чыктылар. Бүген хатын -кыз үзен чын һөнәр остасы итеп танытмаган бер генә эшчәнлек даирәсе дә юк. Бу җәһәттән хатын – кызга тормышта үз урынын табу, хезмәтендә үсү мөмкинлеге бирү, аның йорт мәшәкатьләрен җиңеләйтү аеруча мөһим.
Хатын – кызга реаль ярдәм күрсәтү һәм җылы сүзләр әйтү фәкать 8 Март көне белән генә чикләнмәсен иде. Кешелекнең асыл затлары – хатын – кызларның уңышлары бөтен җәмгыятебезнең уртак казанышы булсын иде. Шуңа күрә тырыш һәм уңган хатын – кызларыбыз, изге күңелле аналарыбыз образларын активрак пропагандаларга, хатын – кызлар туплаган уңай тәҗрибәләр хакында ешрак сөйләргә, аеруча кискен проблемаларны күтәрергә һәм хәл итәргә тырышырга кирәк.
Без бертуктамый үзгәреп торган ашкынулы дөньяда яшибез. Хатын – кызлар моны кемгә караганда да тирәнрәк тоялар һәм, үтә сизгер барометр кебек, илебездә бара торган үзгәрешләрне бик әйбәт аңлыйлар. Шуңа күрә дә без бүген Бөек Ватан сугышы елларында илебез өчен гомерләрен биргән, фронтта һәм тылда тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән ветеран хатын – кызларыбызны, әниләребезне һәм әбиләребезне онытырга хакыбыз юк.
Шуны онытырга ярамый – табыннарыбыз мул, өсләребез бөтен булганда гына без дөньяның матурлыгын, тормышыбыз ямьле булганын аңлыйбыз. Бүген без районыбыздагы иң авыр тармакларның берсе – авыл хуҗалыгы өлкәсендә тырыш, тынгысыз хезмәтләрен куючы уңган терлекче хатын – кызларыбызны һәм игенчеләребезне зур хөрмәт белән искә алабыз һәм олылыйбыз.
Шулай ук районыбызның мәгариф, сәламәтлек саклау, культура, җитештерү кебек һәм башка авыр һәм җаваплы тармакларда эшләүче хатын – кызларыбызга да без һәрвакыт хөрмәт белән карыйбыз, алырның хезмәтләрен зурлыйбыз.
Хөрмәтле хатын- кызлар! Хөрмәтле әниләребез, әбиләребез һәм сеңелләребез!
Мөслим муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үземнең исемнән ихлас күңелдән 8 Март – Халыкара хатын- кызлар көне уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм. Җиребезгә аяк атлаучы әлеге бәйрәм сезгә шат елмаюлар һәм чәчәкләрне мөмкин кадәр күбрәк бүләк итсен, йөрәкләрегезне саф мәхәббәт һәм сөю хисләре белән баетсын, җан җылысы белән сөендерсен. Балаларыгызның рәхәтен күреп, алар белән горурланып яшәргә язсын. Һәрвакыт шулай тормышка гашыйк, көр күңелле, сөйкемле һәм гүзәл затлар булып калыгыз.
Бәйрәм белән!


Ихтирам белән,
Мөслим муниципаль район Башлыгы,
район Советы рәисе Р.Р.Хабипов.



Элеккеге биткә

 







Мөслимдә hава торышы

GISMETEO.RU: погода в г. Муслюмово
(с) Мөслим муниципаль районы 2007-2008