Ватанны саклаучылар көне уңаеннан район башлыгы котлавы
Кадерле Ватаныбызны саклаучылар, районыбызның ир – егетләре! Мөслим муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үземнең исемнән Ватанны саклаучылар көне уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм. Әлеге данлыклы бәйрәм бөек илебез геройлары алдында баш июнең күптәнге традициясен яңарта. Бу көнне без яу кырларында мәңгегә ятып калган батырларның рухын искә алабыз һәм Ватаныбызның куәтен ныгытуга үзләреннән каһарманнарча өлеш кертүчеләрнең һәркайсына дан җырлыйбыз. Бәйрәм алды көннәрендә илебез тарихында тиңе булмаган батырлыклар кылган Бөек Ватан сугышы ветераннарын зур хөрмәт хисләре белән искә алабыз, шул ук вакытта Ватаныбыз хакын хаклап Әфганстанда, Төньяк Кавказда, башка “кайнар нокталар” да үзләрен чын геройларча таныта алган фидакарьләрне олылыйбыз. Ватанны саклау – бүгенге көндә һәркемнең бурычы. Ватанны саклау өчен кулга корал алырга кирәкми. Моның өчен кеше гыйлемле булырга, тарих сабакларына төшенергә, киләчәкне акыл белән кора белергә тиеш. Ватанын яраткан һәм аның киләчәге өчен көч сарыф иткән һәр кеше туган илен, туган телен, туган өен һәрвакыт үзенең күңелендә йөртергә бурычлы. Бары тик үз туган иле, үз туган теле, үз гаиләсе белән горурлана белгән кешеләр генә башка илләрнең, башка телләрнең, башка гаиләләрнең кадерен белә. Шуңа күрә дә үсеп – килүче яшь буынга патриотик тәрбия, Ватанны саклау хисен, туган илебезнең, туган телебезнең кадерен белү кебек сыйфатларны тәрбияләү – безнең максатыбыз. Дәүләтнең иминлеге, мөстәкыйльлеге һәм бөтенлеге, гражданнарның тынычлыгы, иртәгесе көнгә ышанычы – болар барысы да безнең армиябез хезмәте. Кораллы көчләргә ихтирамлы мөнәсәбәт – илнең абруе, көч – куате һәм бөеклеге билгесе. Бүгенге көндә районыбызның 130 га якын асыл егете илебез сагында хезмәт итәләр икән, димәк хәрби бурычларын лаеклы үтәүче яшьләребез белән дә без бүген хаклы горурлана албыз. Кадерле Ватаныбызны саклаучылар, районыбызның ир – егетләре! Әлеге истәлекле бәйрәм уңаеннан Сезгә саулык – сәламәтлек, көчле ихтыяр, күңел күтәренкелеге, гаилә иминлеге, тыныч аяз күкләр, хезмәткә һәм яшәүгә дәрт, зур уңышлар телим. Бәйрәм көнендәге күтәренке рух сүнмәсен – сүрелмәсен, беләкләргә дәрман өстәп торсын.
Ихтирам белән, Мөслим муниципаль район Башлыгы, район Советы рәисе Р.Р.Хабипов6
Элеккеге биткә
|