рус тат
Мөслим Вакыйгалар - Фактлар Мөслим Матбугат үзәге

Информацион

навигатор

Мөслим Матбугат үзәге

хәбәр итә

"Татар-информ"нан

республика яңалыклары

Вакыйгалар - Фактлар
 Мөслим Матбугат үзәге
 Республика яңалыклары
 ТР Хөкүмәтеннэн яңалыклар
 Intertat яңалыклары
"БАЛАЛАР" – SMS АКЦИЯСЕ
Безнең район
Район хакимияте
Мөслим муницпаль районының коррупцияга каршы политиканы реализацияләү буенча Советы
Мөслим муницпаль районы сайты
Мактаулы гражданнар
Административ–территориаль бүленеш
Район Попечительләр Советы
Башкарма комитет каршындагы "Идея" Технопаркы
Эшлекле сфера
Социаль сфера
Предприятие һәм учреждениеләр
Файдалы чыгармалар
Файдалы мәгълүматлар
Контактлар
МӨСЛИМ ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ


 







Сессия узды

   Бүген икенче чакырылыш Мөслим муниципаль район Советының IV сессиясе булды. Сессия эшендә Җәзаларны үтәтү Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе начальнигы, генерал-лейтенанты Дәүфит Хәмәдишин, ТР Президент аппаратының территорияләр белән эшләү идарәсенең баш киңәшчесе Илнур Ямалниев, ТР Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать тәртибен саклау идарәсе начальнигы урынбасары милиция подполковнигы Антон Сандриков, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе җитәкчесе Хәлил Мөстәкыймов, РФ Пенсия фонды идарәсенең ТРда Минзәлә һәм Мөслим районнары буенча дәүләт учреждениесе җитәкчесе урынбасары Неля Бикиева, район Советы һәм Башкарма комитетының бүлек җитәкчеләре, район Советы депутатлары, оешма-предприятие, агрофирмалар җитәкчеләре катнашты. Муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Ришат Хәбипов әмәкәй авыл җирлеге Советы секретаре Бәрия Муллагалиевага ТР Президентының Рәхмәт хатын тапшырды, “Нуретдинов” КФХ җитәкчесе Рәфил Нуретдиновны туган көне белән тәбрик итеп истәлек бүләге бирде.
Сессия эшендә ике көн тәртибе каралды. Беренче көн тәртибе буенча “Мөслим муниципаль районының 2010 ел өчен йомгаклары һәм 2011 елга бурычлар турында” муниципаль район
башлыгы, район Советы рәисе Ришат Хәбиповның отчеты тыңланды. Доклад буенча фикер алышуда район үзәк хастаханәсе баш табибы Минхәт Сәфәров, Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Илнур Габидуллин, ”Агромастер” җитештерү компаниясе директоры Илгиз Исламов, Баланлы авыл җирлеге башлыгы Ринас Хәсәнов катнашты.
Икенче көн тәртибе буенча ТРда хокук бозуларны профилактикалау дәүләт системасын тормышка ашыру турында
Антон Сандриков чыгыш ясады.
Дәүфит Хәмәдишин, сессиядә чыгыш ясап, республикабызның 2010 елда сәяси аренада, социаль-икътисадый өлкәдә яулаган уңышларына тукталды, республикада барган яңарыш, үзгәртеп корулар яктылыгында Мөслим районының да һәр өлкәдә үсешкә йөз тотуын уңай бәяләде.
Көн тәртибенә куелган мәсьәләләр буенча карарлар кабул ителде.



Элеккеге биткә

 







Мөслимдә hава торышы

GISMETEO.RU: погода в г. Муслюмово
(с) Мөслим муниципаль районы 2007-2008