рус тат
Мөслим Вакыйгалар - Фактлар Мөслим Матбугат үзәге

Информацион

навигатор

Мөслим Матбугат үзәге

хәбәр итә

"Татар-информ"нан

республика яңалыклары

Вакыйгалар - Фактлар
 Мөслим Матбугат үзәге
 Республика яңалыклары
 ТР Хөкүмәтеннэн яңалыклар
 Intertat яңалыклары
"БАЛАЛАР" – SMS АКЦИЯСЕ
Безнең район
Район хакимияте
Мөслим муницпаль районының коррупцияга каршы политиканы реализацияләү буенча Советы
Мөслим муницпаль районы сайты
Мактаулы гражданнар
Административ–территориаль бүленеш
Район Попечительләр Советы
Башкарма комитет каршындагы "Идея" Технопаркы
Эшлекле сфера
Социаль сфера
Предприятие һәм учреждениеләр
Файдалы чыгармалар
Файдалы мәгълүматлар
Контактлар
МӨСЛИМ ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ


 







Яңа 2011 нче ел котлы булсын!

    Хөрмәтле Мөслимлеләр
һәм Мөслимебез кунаклары!
Мөслим муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үземнең исемнән якынлашып килүче Яңа – 2011 нче ел белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.
Бу минутларда 2010 нчы ел, районыбызд тарихында һәм һәркемнең язмышында үз эзен калдырып, безнең белән хушлашып бара. Аның санаулы гына калган соңгы мизгеләрендә без, һәрвакыттагыча, туганнарыбыз һәм якыннарыбыз белән бергәләп бәйрәм табынына җыелабыз. Үткән елда эшләнгән яхшы эшләрне канәгатьләнеп искә алабыз, сөенечләр һәм үкенечләр, табышлар һәм югалтулар турында уйланабыз.
Җирлегебездә быел да иҗади хезмәт дәвам итте. Ниятләнгән гамәлләр нигездә тормышка ашты.
Табигатьнең кырыс сынауларын үткәреп, инdесторларыбыз, авыл хуҗалыгында эшләүче механизатор һәм терлекчеләребез ярдәме белән, авыл хуҗалыгы бүлекчәләрендә, фермер хуҗалыкларында игенчелек һәм терлекчелек продукцияләрен җитештерү буенча нәтиҗәле хезмәт дәвам итә.
2010 нчы елда игълан ителгән Укытучылар елы тәмамланырга да санаулы сәгатьләр калып бара. Әмма, бу елда укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре тарафыннан һәм гомумән киләчәк буыныбыз тиешле белем һәм тәрбия алсын өчен күп хезмәтләр башкарылды. Шуңа күрә дә, бу елда һәрбер укытучыга махсус ноутбук, электрон көндәлекләр булдыру ата – аналар, укучылар өчен дә зур сынау һәм нәтиҗәле белем бирү елы булды.
Шулай ук узып баручы 2010 нчы елда без Бөек җиңүнең 65 еллык тантаналарын да билгеләп уздык. Ничек кенә булмасын, бу уңайдан уздырылган бәйрәм тантаналарында шунысы ачык күренде: халкыбыз күңелендә ветераннарга карата олы ихтирам, ихлас рәхмәт хисләре бетмәс – төкәнмәс һәм алар яшь буынга да зур тәэсир ясады.
Еллар узган саен без сугыш күргән ветераннарыбыз сафы саны нибары 88 кеше Ел дәвамында Татарстанда, шул исәптән районыбызда да ветераннарыбызга уңайлы тормыш шартлары тудыру өчен эзлекле эш алып барылды. Фронт һәм тыл хезмәтчәннәренең социаль иминлеге хакында кайгыртуның аеруча мөһимлеген аңлап, 2009 елда Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведевның “Сугыш ветераннары һәм инвалидларын, аларның тол калган хатыннарын уңай шартлары булган торак - йорт белән тәэмин итү” турындагы Указга кул куйды. Шуңа күрә дә, ел дәвамында әлеге Указ кысаларында, хөрмәтле ветераннарыбызга, аларның тол калган тормыш иптәшләренә үзләре теләгән җирдән уңайлы торак алып бирү буенча эш дәвам итте. Районыбыз буенча барлыгы 194 кеше исемлеккә кертелгән иде. Бүгенге көндә 178 сугыш ветераны һәм тол апаларыбызга үзләре теләгән шәһәр һәм районнардан торак йортлар бирелде. Шундый куанычлы мизгелләрне, без кичә үз җирлегебездә үткәрдек. 15 квартиралы йортны төзү һәм андагы башка матурлау эшләрен Илдар Гаязович җитәкчелегендә эшләп килүче Хуҗалыкара төзелеш оешмасы эшчеләре үз җилкәләренә алды. Мин ышанып әйтә алам, алар бу бурычны үз югарылыгында башкарып чыктылар. Без кичә, әлеге йорттан 2 сугыш ветераны һәм 13 тол әбиебезгә квартира ачкычларын тапшырдык.
Шушы рухи күтәрелешне дәвам итеп, 2011 нче ел тормышыбызга – муллык, гаиләләребезгә - иминлек, барчабызга да сәламәтлек һәм бәхет китерсен! Бер – беребезне кайгыртып яшик, бер – беребезгә игътибарлы һәм ихтирамлы булыйк. Киләчәк 2011 нче ел муллыкка, матурлыкка, бәхетләргә бай ел булсын. Барыгызга да ихлас күңелдән исәнлек – саулык һәм иминлек, барлык райондашларыбызга – тынычлык һәм бәхет телим!
Ил – йортыбызда һәрчак тынычлык булсын кадерле Мөслимлеләр!

Ихтирам белән,
Мөслим муниципаль районы Башлыгы,
район Советы рәисе Р.Р. Хабипов



Элеккеге биткә

 







Мөслимдә hава торышы

GISMETEO.RU: погода в г. Муслюмово
(с) Мөслим муниципаль районы 2007-2008