Яңалыклар
Районга быел “Гриппол” һәм “Гриппол+” вакциналары 5180 дозада кайткан иде. Вакцина нигездә мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләренә йөрүчеләргә, укучыларга, укытучы һәм тәрбиячеләргә, медицина работникларына, хроник чирләре булган авыруларга ясалды. Бу көннәрдә үзәк хастаханәнең йогышлы авырулар кабинеты шәфкать туташы һәм табиб Рәшит Вагыйзов “Гриппол+” вакцинасын, оешма-предприятиеләргә йөреп, эшче-хезмәткәрләргә ясыйлар.
ххх «Кадрлар резервы» республика проектында район башкарма комитетының яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенең баш белгече Илшат Яббаров җиңү яулады. Илшат Римасовичка жюри рәисе – яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов ТР Дәүләт органнарында практика үтү хокукын бирүче сертификат тапшырды.
ххх Район метеостанциясеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, бу көннәрдә яуган карның тирәнлеге уртача 3 см тәшкил итә. Норма буенча ул 7 см булырга тиеш. Җирдәге туңның тирәнлеге әлегә 19 см, узган ел бу вакытта ул 33 см иде. “Ноябрь аеның 1-2 декадасы нормадан 8 градуска җылы булды”, – диләр синоптиклар. Ял көннәрендә дә һава торышы үзгәрмәячәк.
ххх “Урожай” агрофирмасы үзенең эшчеләренең тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту һәм сәламәтлекләрен ныгыту юнәлешендә кайгырту күрсәтә. Агрофирма кырларына агу кертүдә эшләгән 5 механизатор 25 нче ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр “Бәкер” санаториендә ял итәчәкләр. Юллама бәясен профсоюз комитеты һәм агрофирма күтәрә, дип хәбәр иттеләр безгә “Урожай” агрофирмасыннан.
ххх Башкалабыздагы “Корстон” күңел ачу үзәгендә “авылның 100 талантлы баласы” акциясенә йомгак ясалды, “Татфондбанк” игълан иткән әлеге бәйгедә Мөслимдәге икенче урта мәктәптән Ринат Вәлиев, гимназиядән Кадрия Фәттахова сертификатлар алса, укытучылары Гөлназ Гайнетдинова белән Айгөл Фәттаховага 5 әр мең сум күләмендә премия һәм Мактау грамоталары бирелде.
Элеккеге биткә
|