Корбан гаете уңаеннан район башлыгы Р.Р.Хәбиповның район халкына бәйрәм мөрәҗәгате
Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Мөслим муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үземнең исемнән районыбызның барлык мөэмин-мөселманнарын ихлас күңелдән якынлашып килүче Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм. 16 ноябрь – барлык мөселманнар өчен изге, кадерле көн. Изгелек һәм шәфкатьлелек, башка диннәргә һәм кешеләргә хөрмәт белән карау идеалларына өндәүче һәр мөселман өчен изге булган Корбан бәйрәме дөньяда мөселман бәйрәмнәре арасында ин хөрмәтле бәйрәмнәрдән санала. Чөнки, бу көнне Корбан бәйрәме җитүен һәм мөселманнарның изге хаҗ сәфәре тәмамлануын белдереп, республикабыз һәм районыбыз авылларында тантаналы азан тавышлары яңгырый, бәйрәм намазлары укыла. Шуңа күрә дә бу көнне “Ходай биргән нигъмәтләрдән мохтаҗларга да өлеш чыгар һәм аның әҗере меңе белән үзеңә кайтыр” дигән сүзләр аеруча тирән мәгънә белән байый. Ислам динендәге халыкларның рухи-әхлакый сыйфатларын, тарихи традицияләрен һәм милли гореф-гадәтләрен гәүдәләндереп, Корбан бәйрәме кешеләрне күркәм эшләргә, игелек кылырга, башка дин вәкилләрен һәм бер-берсен хөрмәт итәргә чакыра. Соңгы елларда бигрәк тә яшьләрнең дини гореф-гадәтләрне үзләштерергә омтылуы безне бик сөендерә. Без республикабызда гына түгел, ә җирлегебездә дә милләтләр һәм гражданнар, төрле диннәр һәм төрле халыклар арасындагы татулык, хезмәттәшлек, бердәмлек белән горурланабыз. Киләчәктә дә әлеге тиңсез казанышыбызның кадерен белеп, әҗерен күреп яшәргә насыйп булсын. Районыбыз мөселманнары һәрдаим туган җиребездә ислам динен тынычлык һәм иминлек дине, чын әхлак нормалары нигезендә яшәп изге эш - гамәлләргә өндәүче хак дин буларак танытырга омтылалар, үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүдә, җирлегебездә сәламәт, рухи климат булдыруда ярдәм итәләр. Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Изге Корбан бәйрәме безнең барыбызны да алга таба рухи камиллеккә ирешү һәм туган районыбызның үсеше файдасына нәтиҗәле хезмәткә рухландырсын иде. Изге бәйрәмебез барлык мөселманнарыбыз, башка дин тотучы якташларыбыз тормышына ямь өстәп, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык-куанычлар китерсен, сезне изге эш-гамәлләргә рухландырсын! Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, тынычлык - бәрәкәт телим!
Р.Р.ХӘбипов, муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.
Элеккеге биткә
|