|
|
04.11.2009
Район башлыгы котлавы
4 ноябрь - Халылар бердәмлеге көне.
6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне.
|
 |
|
|
 |
|
|
31.10.2009
Беренче дәрес уңышлы үтте
Республикабызның гомуми белем бирү мәктәпләрендә һәм лицейларында барлыгы 2300 дән артык мәгариф учреждениесендә узган парламент дәресләрендә ул көнне Дәүләт Советының барлык 100 депутаты да катнашты.
|
 |
|
|
 |
|
|
31.10.2009
Физкультурачылар конференциясендә
28 октябрь көнне мәдәният йортында Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы кысаларында район физкультурачылары конференциясе үтте. Аның эшендә муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Ришат Хәбипов, яшьләр белән эшләү, ТР Спорт һәм туризм министрлыгының физкультура һәм спорт республика үзәге директоры Ирина Ветрова, Әлмәт физкультура техникумы директоры урынбасары Хәмит Фәттахов, Минзәлә, Актаныш районнары делегациясе, спорт ветераннары, мәктәпләр, спорт корылмалары директорлары, физкультура укытучылары, укучылар катнашты.
|
 |
|
|
 |
|
|
27.10.2009
Яңалыклар тасмасы
Дүшәмбе көнне муниципаль район Советының актлар залында авыл җирлекләре башлыклары, аларның секретарьлары, җир һәм мөлкәт палатасы белгечләре һәм Зәй районара салым инспекциясе агентлары катнашында киңәшмә үтте.
|
 |
|
|
 |
|
|
17.10.2009
Бүген авыл Мөслимдә алдынгыларны хөрмәтләү тантанасы үтте
Бүген "Мизгел" яшьләр үзәгендә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәтчәннәрен хөрмәтләү тантанасы үтте. Тантанада район Советы рәисе Ришат Хәбипов, “Мөслим” Агрофирмасы инвесторы Полимэкс җәмгыяте генераль директоры Рамил Вагыйзов, «Чалы икмәге” җәмгыяте генераль директоры урынбасары Эдуард Юнысов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, район активы хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре, уңган игенче-терлекчеләр катнашты.
|
 |
|
|
 |
|
|
10.10.2009
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Р.Р.Хәбипов котлавы
Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре!
Мөслим муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез.
|
 |
|
|
 |
|
|
06.10.2009
Президент кубогына
Күптән түгел Актанышта Президент кубогына көрәш бәйгесе үтте. Анда 39 команда катнашты. Мөслим данын яклап келәмдә бил алышкан Ленар Садретдинов 55 килограмм авырлыкта – 2нче урынга, Илнар Тимашев 40 килограмм үлчәү авырлыгында 1нче урынга лаек булды. Егетләрнең тренерлары – Альберт Шәймөхәммәтов һәм Дамир Шәйхетдинов.
|
 |
|
|
 |
|
|
03.10.2009
Укытучылар көне уңаеннан муниципаль район башлыгы РР.Р.Хәбипов котлавы
Хөрмәтле мәгариф ветераннары, укытучылар, тәрбиячеләр, мәгариф өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр!
Мөслим муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән Укытучылар көне уңаеннан кайнар котлауларымны кабул итегез.
|
 |
|
|
 |
|
|
29.09.2009
Яңалыклар тасмасы
“Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Сергей Журавлев башка эшкә күчү сәбәпле, аның урынына райондашыбыз Айдар Сәлимгәрәев билгеләнде.
|
 |
|
|
 |
|
|
22.09.2009
Яңалыклар тасмасы
Бүген район Советының актлар залында Башкарма комитетның чираттагы утырышы узды. Анда биш көн тәртибе каралды. Утырышта район башлыгы, район Советы рәисе Ришат Хәбипов катнашты. Ул көн тәртибенә куелган мәсьәләләргә кадәр бүгенге актуаль проблемаларны хәл итү юнәлешендә чараларның комплекслы программасын бәян итте.
|
 |
|
|
 |