|
|
17.03.2010
Яңалыклар тасмасы
16 март көнне Рус Шуган урта мәктәбендә тантаналы чара үтте – муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Ришат Хәбипов җирлеккә кергән авылларда яшәүче 32 тыл һәм ике Бөек Ватан сугышы ветеранына Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшырды.
|
 |
|
|
 |
|
|
10.03.2010
Алар Җиңү өчен көрәштеләр
10 мартта Советлар Союзы Герое Илдар Маннановка 89 яшь тула. Шушы уңайдан муниципаль район башлыгы легендар якташыбызга котлау юллады.
|
 |
|
|
 |
|
|
02.03.2010
Кадрлар составында үзгәрешләр
Дүшәмбе көнне узган иртәнге планлаштыру утырышында муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Ришат Хәбипов кадрлар составындагы үзгәрешләр хакында хәбәр итте.
|
 |
|
|
 |
|
|
25.02.2010
Һәркемгә уңайлы торак
Татарстан Республикасында 5 ел элек гамәлгә куелган “Социаль ипотека” программасы нигезендә җөмһүриятебездә 3 миллион квадрат метрга якын торак төзелгән. Районда әлеге программа нигезендә 45 фатирлы катлы йорт сафка басты, яңа өйләр төзелде. “Социаль ипотека” программасы белән беррәттән яшь гаиләләрне, яшь белгечләрне торак белән тәэмин итүне күздә тоткан тагын берничә программа эшләп килә. Әлеге программаларның шартлары, үзенчәлекләре турында без район башкарма комитетының инфраструктур үсеш буенча урынбасары Зөлфәт Зөфәр улы КАДЫЙРОВ белән сөйләштек.
|
 |
|
|
 |
|
|
22.02.2010
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан район башлыгы Р.Р.Хәбипов котлавы
Хөрмәтле мөслимлеләр!
Муниципаль район Советы, Башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән сезне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм. Бу көнне күп еллар дәвамында Россия дәүләтенең ныклыгын саклау өчен батырлык үрнәкләре күрсәткән һәркемне зурлыйсы килә. Тарихка кереп калган элеккеге еллардагы кебек үк, бүген дә без тыныч тормышыбызның ышанычлы сакланган булуына инанабыз.
|
 |
|
|
 |
|
|
19.02.2010
Экологик иминлек өчен
Бүген районда Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгының экологик куркынычсызлык, табигатьтән файдалану һәм республикадагы санитар-эпидемиологик хәл буенча ведомствоара комиссиянең утырышы үтә.
|
 |
|
|
 |
|
|
11.02.2010
Хәтер стратегиясе
10 февраль көнне Мөслим гимназиясендә “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Мөслим җирле бүлеге белән мәгариф бүлеге бергәләп җиңүнең 65 еллыгына карата фәнни-гамәли конференция үткәрделәр. Конференциядә район җитәкчелеге, Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, мәктәпләрнең тарих фәне укытучылары һәм укучылар катнашты.
|
 |
|
|
 |
|
|
10.02.2010
Йолдызлык – 2010
Үзешчән сәнгатьтә катнашучы балалар арасында игълан ителгән “Йолдызлык-2010” район фестивале тәмам. 9 февральдә район мәдәният йортында фестивальнең гала-концерты булды. Анда 50гә якын номерда 200гә якын бала чыгыш ясады.
|
 |
|
|
 |
|
|
09.02.2010
Зөлфәт клубының чираттагы утырышы булды
“Мизгел” яшьләр үзәгендә Зөлфәт исемендәге яшь иҗатчылар клубының чираттагы утырышы булды. Анда шагыйрә Лилия Садриева һәм язучы, шагыйрь Әхмәт Дусайлы катнашты. Утырышта Олы Чакмак мәктәбе укучыларының Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан иҗат ителгән шигырьләре укылды, аларга анализ ясалды. Шигырьләрнең иң уңышлылары “Авыл утлары” газетасында дөнья күрәчәк.
|
 |
|
|
 |
|
|
03.02.2010
Яңалыклар тасмасы
Районнның гражданлык хәле актларын теркәү бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, бу елның гыйнвар аенда 20 бала – 12 малай һәм 8 кыз якты дөньяга тәүге авазларын салган.
|
 |
|
|
 |