Бу көнгә Мөслим районы муниципаль торак фонды 44.2мең кв.м тәшкил итә. Торак фондына хезмәт күрсәтүне һәм торак– коммуналь хезмәтләр күрсәтү белән Мөслим күптармаклы торак – коммуналь хуҗалыгы производство предприятиесе шөгыльләнде. ТР Президенты Указы һәм Министрлар кабинетының торак – коммуналь хуҗалыгы предприятиеләрен үзгәртеп кору турындагы карары нигезендә “Мөслим күптармаклы торак – коммуналь хуҗалыгы производство предприятиесе (инженерлык челтәрләре)” ТР ДУП һәм “Мөслим күптармаклы торак – коммуналӘ хуҗалыгы производство предприятиесе (хезмәт күрсәтү)” ТР ДУП оешты. Инженерлык челтәре җылылык бирү, су – канализация хуҗалыгы. Торак фонд, каты көнкүреш калдыклар полигоны, кунакханә һәм мунча хезмәт күрсәтү предприятиесе милкенә күчте. 2005 нче елның 8 ноябрендә җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм район администрациясенең ачык типтагы “Мөслим инженерлык челтәрләр” акционерлык җәмгыяте итеп үзгәртеп кору юлы белән “Мөслим күптармаклы торак-коммуналь хуҗалыгы производство предприятиесе инженерлык челтәре” ТР ДУП сен хосусыйлаштыру турында” уртак карары кабул ителде. “Муслюмовское МПП ЖКХ услуги” ТР ДУПсе буенча җир һәм милек мөнәсәбәте министрлыгының һәм район администрациясенең аны ликвидацияләү турында уртак боерыгы кабул ителде, ликвидатор билгеләнде. 2005 елда күрсәтелгән хезмәтләр күләме 19 009мең сум (планга карата 107%) тәшкил итә. 2005 елда 8,5 млн. Сумлык дәүләт капиталь салым үзләштерелде. Алар биологик чистарту корылмалары төзелешенә юнәлдерелде. Аның 250 кубометр җитештерүчәнлекле беренче чираты ТКУ-500 модуль котельные эксплуатациягә тапшырылды. Торак – коммуналь хуҗалыгы объектларына агымдагы һәм капиталь ремонт үткәрү өчен предприятиенең үз средстволары хисабыннан 1546 мең сум бүленде. Торак фонды белән идарә итү, аны эксплуатацияләү 2005 елда оештырылган “Уют” торак милекчеләре ширкәте тарфыннан башкарыла. Аның эшчәнлеге район үзәгендә йортларның түбәләренә агымдагы һәм капиталь ремонт үткәрүгә, җылылык, канализация, суүткәрү системаларын ремонтлауга, йорт яннары территорияләрен төзекләндерүгә юнәлтелә. Комуналь хезмәтләрнең бурычы гражданнарның мәнфәгатьләрен чикләмичә генә торак – коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруны тәмамлау. Моның өчен тарифларны реаль нигезләү, хезмәтләрнең үзкыйммәтен киметү һәм сыйфатын күтәрү буенча зур эш башкарырга кирәк. Коммуналь хезмәт күрсәтү объектлары 1. Район үзәген газлаштыру – 98.9% 2. Җир астыннан су алу объектлары (водозабор) – 7. 3. Водозаборның гомуми егәрлеге – 2000. 0мең куб.м/ тәүлек. 4.Суүткәргеч челтәрләрнең озынлыгы – 35. 4км. 5.Район үзәген су белән тәэмин итү – 89%, шул исәптән катлы торак йортларны – 97%, шәхси секторны – 79%. 6. Канализация челтәрләренең озынлыгы – 5,8 км. 7. Чистару корылмалары саны – 1/100 (берәмлек)/мең куб.м/тәүлек. 8. Каты көнкүреш калдыклары полигоны саны – 1/4/ 140берәмлек/га/мең куб.м. 9. Газ белән эшләүче котельныйлар саны – 8 берәмлек. 10. Мазут белән эшләүче котельныйлар саны – 1 берәмлек (28 урынга җәмәгать мунчасы). 11. Җылылык челтәрләре озынлыгы – 7км. 12. Җир асты Яңгыр сулары өчен канализациясе – юл. Су белән тәэмин итү Район үзәген эчә торган су белән 7 җир асты су алу объекты тәэмин итә. Су сыйфатының санитар – химик һәм микробиологик күрсәткечләр буенча СанПиНга 2.1.4.559–9в “Эчәторган су” туры килә. Соңгы 5 елда район үзәге үсү сәбәпле эчә торган су җитми башлады. Шуңа күрә “Ташлыяр авыл чишмәсеннән район үзәге Мөслимне су белән тәэмин итүне арттыру”ның проект-смета документациясе эшләде. Барлык пораметрлар буенча да чишмә суы гамәлдәге водозаборлардагы судан сыйфатлырак. 2004 елда әлеге объектта 3000.0 сумлык төзү-монтаж эшләре башкарылды. Район үзәген җылылык һәм электр белән тәэмин итү 2005 елның 1 гыйнварына районның муниципаль торак фондында яшәүчеләрне җылылык белән тәэмин итү дәүләт милкендә булган җылылык бирү системаларыннан башкарыла. 1.котельныйларның сумлар егәрлеге 30.5 Гкал/сәг. 2. Ике торбалы исәпләүдә җылылык челтәрләренең озынлыгы 44 км. 3. 9 котельный газ ягулыгында эшли. 4. 2 топочный электр җылытуында торак йортлар һәм соцкультбыт объектлары (шәхси сектор һәм берничә дәүләт учреҗдениесеннән кала) 9 үзәк котельлныйдан җылытыла: 8 газда, 1 мазутта (җәмәгать мунчасы) эшли. 2002 елдан энергия чыгымнарын экономияләү максатында котельный һәм бөтен җылылык системасына реконструкция үткәрелә. 2004 елда бу максатларда финанслауның барлык чыганакларыннан котельныйларда 3500 мең сумлык, җылылык челтәрләрендә 1300.00 мең сумлык реконструкция эшләре башкарылды. Көнкүреш калдыкларын утильләштерү Каты көнкүреш калдыклары өчен полегон бар, әмма аларны аерым җыю системасы булдырылмаган. Бу системаны булдырырга кирәк. 2003 елда канализация челтәрләре белән тәүлегенә 700 куб.м. җитештерүчәнлекле ОСК төзелеше башланды.
Алдагы еллар һәм үткән ел нәтиҗәләре буенча торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә ситуациянең күпмедер дәрәҗәдә стабильләшүе һәм күптән көтелгән позитив тенденция барлыкка килде. 102 мең кв. м. булган торак фондка хезмәт күрсәтү, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү белән “Мөслим инженерлык челтәрләре” ААҖ, “Мөслим каты көнкүреш калдыклары полигоны” ҖЧҖ, “Жилэнергосервис” ҖЧҖ, “Дуслык” идарәче компаниясе” муниципаль учреждениесе шөгыльләнә. “Уют” торак милекчеләре ширкәте төзелде. Әлеге предприятие йортларга хезмәт күрсәтә, биналарга, йорт эчендәге инженерлык челтәрләренә агымдагы ремонтны үткәрә, торак фонды белән идарә итә. Түләүләрне җыю 96%ка кадәр җитте, ләкин бу безне канәгатьләндерми. Түләүләрне ай саен тулысынча җыярга, торак милекчеләренең бурычлары җыелуны булдырмаска кирәк. Әлегә җылылык буенча хезмәт күрсәтү бәясе югары булып кала, хезмәт күрсәтүнең гомуми җыелмасында 56% яисә 1 кв. м. өчен 23 сум 14 тиен. Җылылык энергиясенә тарифларны киметү максатында, “Мөслим инженерлык челтәрләре” ААҖ үз һәм лизинг средстволары хисабына җылылык челтәрләре белән котельныйларга реконструкция үткәрә. Әлеге программаның проект бәясе 26 млн сум, ул өч котельныйны консервацияләүне күздә тота, 10 котел урынына гомуми егәрлеге 4,4 меговатт булган 2 котел эшләячәк. Котельный тулысынча автоматлаштырыла. Әлеге проект кысаларында энергия саклау технологиясе нигезендә 2,6 км җылылык трассасы үткәрелде, барлыгы 4 км трасса алыштырылачак. Предприятиенең үз средстволары хисабына 670 мең сумлык 1000 м суүткәргеч сузылды, беренче һәм икенче су башнялары койма белән әйләндерелде. Су белән тәэмин итү өлкәсендә ремонт һәм төзү эшләренә 1 млн 270 мең сум сарыф ителде. “Мөслим район электр челтәрләре” көче белән 2007 елда электр хуҗалыгы объектларын төзү һәм капиталь ремонт буенча 25 млн сумлык эш башкарылды һәм торакны җылылык белән тәэмин итүнең фатир системасына күчү программасы нигезендә район үзәгендәге дүрт күп фатирлы торак йорт 2 контурлы котеллар кую юлы белән фатирдан җылытуга күчерелде, бу фатирда яшәүчеләрнең җылытуга чыгымнары күпкә кимеде. 2007 елда “ТКХ реформалаштыруга булышлык фонды турында” закон кабул ителде. Аны үтәү йөзеннән түбәндәгеләр башкарылды: 2008 – 2011 елларга күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау буенча адреслы программа эшләнде; фонд средстволары хисабына финанс ярдәм бирүнең барлык 12 шарты үтәлде; күп фатирлы торак йортларга инвентаризация үткәрелде. 2008 елда капиталь ремонт үткәрелергә тиешле 12 күп фатирлы торак йорт тикшерелеп, дефектовка ведомостьлары төзелде. Чистартуны яхшырту өчен чаралар күрелә. Технологик җиһазны реконструкцияләү буенча кайбер чаралар үткәрелде, нәтиҗәдә төп күрсәткечләр буенча юынтык сулар норматив чистартуга җавап бирә. Күп катлы йортларны канализация челтәренә тоташтыру өчен, КНС төзү белән, 15 млн сум кирәк.
|