Халыкның актив өлешенә җитештерү сферасында һәм икътисадый эшчәнлекнең башка өлкәләрендә шартлар тудыру аркылы аның тормыш дәрәҗәсен яхшырту муниципаль берәмлекләр эшчәнлегендә төп һәм мөһим бурычларның берсе булып кала. Бу юнәлештә ниләр эшләнгән, киләчәккә нинди бурычлар кала, производствоны оештыруда, идарә итүдә, технологик процессларда яңа алымнар ничек кулланыла, файдаланылмаган ресурслар кайда? Боларны бүген конкрет анализлау сорала. Узган ел нәтиҗәләре, нигездә, район үсешендә уңай динамика күзәтелүен сөйли. 2007 елда тулай территориаль продукт 107000 мең сумга артты һәм 1 миллиард 599 миллион сум тәшкил итте. Узган елгы дәрәҗәгә үсеш темпы чагыштырма бәяләрдә 112% булды. 2007 елда финанслауның барлык чыганаклары хисабына төп капиталга инвестицияләр күләме 790 млн сумнан артык тәшкил итте. Бу – төзелеш, энергоресурсларны саклау, юллар һәм торак фонд төзелеше һ.б. Җан башына акча кереме айга уртача 3660 сум тәшкил итте, ягъни 2006 ел белән чагыштырганда 46% ка артты. Ә 2008 елда җан башына акча керемен 4392 сумга җиткерү бурычы тора. 2008 елда районның инвестиция сәясәтендә төп юнәлешләр – районда уңай инвестицион климат формалаштыру, инвестиция эшчәнлеге инфраструктурасын үстерү, инвестиция эшчәнлеген мәгълүмати яклау.
2007 елда район бюджетының керем өлеше 100% ка үтәлде һәм саннарга күчереп исәпләгәндә, җирле бюджетка 59,2 млн сум үз доходыбыз керде. 60%, акчага күчереп исәпләгәндә 86 млн сум, районнан бюджетның башка дәрәҗәләренә һәм бюджеттан тыш фондларга китте. Төп керем чыганаклары буенча физик шәхесләр кеременә салым зур урын –75% өлеш алып тора. 2006 ел белән чагыштырганда үсеш 38% тәшкил итте. Район бюджетының сыйфатлы үтәлешенә ирешү 2007 елны хезмәт хакы һәм коммуналь түләүләр буенча кредитор бурычларсыз төгәлләргә мөмкинлек бирде. Алынган өстәмә керемнәр хисабына өстәмә чыгымнар өчен 3,1 млн сум тотылды. 2007 елда бюджетның чыгымнар өлеше 96% ка үтәлде. (Аныкланган план – 377381 мең сум, факт – 360907 мең сум). Бюджетның чыгымнар өлешен формалаштыруга 85,7% средство башка дәрәҗәдәге бюджетлардан керде. 2008 елда бюджет чыгымнары 248347 мең сум тәшкил итәчәк. Узган елдан башлап, муниципаль берәмлекләр тиешле службалар белән берлектә салым базасын формалаштыру буенча көндәлек максатчан эш алып бардылар. Һәм бүген һәр авыл җирлеге буенча тулы картинаны күрәбез. Шул ук вакытта сорап алынмаган җир участокларын һәм банкротлыкка чыккан предприятиеләр исәбендә торган участокларны яңа милекчеләр һәм арендаторлар кулына күчерү юлы белән рәсмиләштерү эшен активлаштыру сорала. Дәүләт милкендәге җир участокларын арендалаудан 2007 елда муниципаль берәмлекләр бюджетына – 1 млн 730 мең сум, шул исәптән 31149 гектар мәйданда авыл хуҗалыгы максатларында файдаланылучы җирләрне арендалаган өчен – 1 млн 600 мең сум, 18 гектар мәйданда торак пунктлар өчен – 141 мең сум, 6 гектар мәйдандагы промышленность җирләре өчен 7 мең сум акча керде. Бина, төзелеш һәм корылмалар милекчеләренең җирләрне хосусыйлаштыруыннан (8 данә – 1,96 га) муниципаль берәмлекләр бюджетына 147 мең сум керде. 2007 елда муниципаль милек карамагындагы 594 кв. м. мәйдан бина арендага бирелде, арендалаудан бюджетка 150 мең сум акча керде. Ел дәвамында җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы тарафыннан дәүләт карамагындагы җирләрне арендалаган өчен кичектерелгән бурычларны эзләп алу буенча чаралар күрелде. Һәм бурычлардан (“Мөслим” агрофирмасыннан) бюджетка 460 мең сум акча кайтарылды. Милек һәм җир ресурслары белән идарә итүдән 2007 елда барлыгы 2 млн 32 мең сум акча керде. Районда авыл хуҗалыгы кулланылышындагы җирләрнең яртысыннан артыгын пай фонды алып тора. 9840 гомуми өлеш милке ияләреннән 7764 өлешче үз хокукларын теркәде. Бу – гомуми санның 80% ы. Әлеге сан республика күрсәткеченнән 26% ка күбрәк (республика күрсәткече – 53,4%). Ләкин гомуми мәйданы 13110 га булган сорап алынмаган өлеш җирләрен муниципаль милек итеп күчерү проблема булып кала. 2008 елда сорап алынмаган өлеш җирләре хисабына җир участокларын формалаштыруны һәм аларны муниципаль милеккә кабул итүне төгәлләү бурычы тора. 2000 елдан башлап бюджет средстволарын экономияләүдә төп юнәлеш булып гамәлдәге социаль учреждениеләрне аларга капиталь ремонт һәм реконструкция үткәрү хисабына (алар 10 ел дәвамында ремонтланмаган) саклап калу торды. Әлеге Программа нигезендә социаль-культура учреждениеләренә газ счетчиклары куелып, котеллар алыштырылды. 2007 елның IV кварталында, алдагы елның шул чоры белән чагыштырганда, газ куллану 39% ка кимеде, акчага күчереп исәпләгәндә экономия 255 мең сум тәшкил итте. Бюджет чыгымнарын оптимальләштерү максатында, бюджет средстволарын үзәкләштерелгән муниципаль заказлар системасы аша конкурс нигезендә тоту турындагы закон таләбен тормышка ашыру тәэмин ителде. Нәтиҗәдә 2,5 млн сум акча экономияләнде. Узган ел муниципаль район буенча 100 заказ урнаштырылды. Шуның 54 е – торглар аша, 4 се – ачык аукционнар, 17 се – электрон формадагы ачык аукционнар аша, 46 сы – торглар үткәреп тормастан, котировка запрослары аша һәм 9 ы бердәнбер чыганак буларак урнаштырылды. Агымдагы һәм алдагы елларда төп игътибарны бюджетның керем өлешен формалаштыруга, салым салу базасын арттыруга юнәлдерү бурычы тора. Чөнки район бюджетында үз средстволарыбыз 15% тәшкил итә. Югарыда саналган эшләр “Авыл утлары” (“Сельские огни”) газетасы битләрендә яктыртыла. Татар һәм рус телләрендә нәшер ителүче район газетасын һәр йортта укыйлар (тиражы 5548 данә). Халыкка мәгълүмат җиткерүнең көйләнгән системасы көн проблемасына оператив йогынты ясарга, районда барган эшләр, үзгәрешләр хакында халык фикерен аңларга мөмкинлек бирә. Нәтиҗә буларак, гражданнарның төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итүләре кимеде. Бу елларда халыкка сәүдә, электр элемтәсе хезмәте күрсәтү, күп кенә социаль сфера учреждениеләрен ремонтлау һәм башкалар буенча проблемалар хәл ителде. Район тулысынча цифрлы телефон элемтәсенә күчте.
|