рус тат
Мөслим Эшлекле сфера Район электр элемтәсе участогы

Информацион

навигатор

Район электр элемтәсе участогы

"Татар-информ"нан

республика яңалыклары

Вакыйгалар - Фактлар
"БАЛАЛАР" – SMS АКЦИЯСЕ
Безнең район
Район хакимияте
Мөслим муницпаль районының коррупцияга каршы политиканы реализацияләү буенча Советы
Мөслим муницпаль районы сайты
Мактаулы гражданнар
Административ–территориаль бүленеш
Район Попечительләр Советы
Башкарма комитет каршындагы "Идея" Технопаркы
Эшлекле сфера
 Авыл хуҗалыгы
 Икътисад
 Оператив хезмәтләр
 Бизнес һәм эшмәкәрлек
 Милек белән идарә итү
 Архитектура һәм төзелеш
 Торак–коммуналь хуҗалык
 Район электр элемтәсе участогы
 Район почта элемтәсе участогы
 Юл хуҗалыгы
Социаль сфера
Предприятие һәм учреждениеләр
Файдалы чыгармалар
Файдалы мәгълүматлар
Контактлар
МӨСЛИМ ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ


 







Мөслим муниципаль районын элемтә белән “Таттелеком” ААҖ Яр Чаллы ЗУЭС ы Мөслим район элемтә узелы тәэмин итә.

Халыкны төрле мәгълүмат белән тәэмин итү, шул исәптән электрон станцияләр һәм цифрлары система базасында челтәрне үстерү буенча эш алып бара. Шулай ук IР – телефония, корпоратив челтәр оештыру, ADSL DiaI – Ир технологиясе буенча ADSL Интернет хезмәте күрсәтү. Агымдагы елның октябр аена райн үзәге буенча 100 кешенең 33,8% телефонлы. 24 авылда телефон станцияләре эшли, шуларның 14 – электрон. 2006 елда калганнарын электронга алыштыру планлаштырыла.әРайон үзәгендә иске 2570 телефон нокталарын цифрлыга алыштыру бара.
Мөслим – Иске Карамалы юнәлешендә җепселле – оптик кабель сузылды.
2005 елда Мөслим РУЭС телефон челтәрен киңәйтү, реконструкцияләү, элемтә телекоммутацион җиһазларын алыштыру буенча шактый эш башкарылды:
– Тойгельде авылында 192 номерга ВПТС төзелде, 32 номер Игенче авылына күчерлде;
– Тат.Бүләр, Әмәкәй авылларында телефон челтәре тулысынча реконструкцияләнде, ВТС М-200 электрон-станциясенә алыштырылды;
– Түбән Табын, Баланлы, Баек авылларында координатлы АТСлар электронга алыштырылды, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидларга телефон кертелде;
– Үрәзмәт, иске карамалы авылларында телефон челтәре җир асты ысулы белән реконструкцияләнде, АТСК электронлыга алыштырылды, Яңа Карамалы авылында 64 номерга метрәйдә 112 номерга исәпләнгән АТС алыштырылды;
– 475 телефон куелды, шуларның 22 се бөек ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга, 68 – учреждениеләргә, 407 – фатирларда.
– Районның шәһәрара элемтәсе Яр Чаллы АМТСның 4 нче синхрон боҗрасына кертелде;
– 20 гомуми белем бирү мәктәбе интернетка чыгу өчен СПД аппаратурасына ялганган;
– Тойгелде һәм Тат.Бүләр авылында АТС биналарына евроремонт үтте.

2007 елда 8 торак пунктта М-200 электрон станцияләре урнаштырылды, ягъни телефон станцияләрен цифрлыга алыштыру төгәлләнде. Хәзерге вакытта районда 32 электрон телефон станциясе эшли. 3 торак пунктта элемтә линияләре капиталь ремонтланды. 2 торак пунктта элемтә линияләре төзелде. Ташлыяр– Атлас, Метрәй – Ольгин, Түбән Табын – Тамьян, Иске Карамалы – Октябрь, Каенсаз – Ташъелга торак пунктлары арасында җир асты элемтә линияләре сузылды – барысы 25 км.
64 авыл җирлегендә универсаль таксофоннар, 19 җирлектә Интернетка коллектив тоташу мөмкинлеге бирүче пунктлар урнаштырылды. Бу эшләрне башкарып чыгу өчен 31 км озынлыкта җир асты кабеле сузылды. Түбән Табын, Метрәй, Яңа Усы АТСлары өчен җепселле-оптик кабель кулланылды.
2007 елда 355 телефон урнаштырылып, шулардан хезмәт ветераннары өчен 200, “Мәгариф” программасы буенча авыл мәктәпләренә 18 телефон куелды. ADSL технологиясе буенча тизләнешле Интернетка тоташу өчен 239 абонентның үтенече канәгатьләндерелде, гомумән, тизләнешле Интернетка хәзерге вакытта 364 абонент тоташтырылды.
Районда “МТС”, “Билайн”, “Мегафон” кебек кәрәзле элемтә компанияләре үз хезмәтләрен күрсәтә.


 







Мөслимдә hава торышы

GISMETEO.RU: погода в г. Муслюмово
(с) Мөслим муниципаль районы 2007-2008