Бизнес 2001-2004 елларда республикада эшмәкәрлекне үстерү программасы кабул ителде. Ул урта һәм кече бизнесның тагы да үсүен күздә тота. Сер түгел, моңа кадәр бездә төп игътибар дәүләт оешмаларына, агромпромышлинность комплексы предприятиеләренә бирелде. Урта һәм кече бизнес күләгәдә калды. Эшмәкәрлекне үстерү программасы дәүләт тарафыннан эшмәкәрләргә карата карашны үзгәртергә вәгъдә итә. Бүген илдә реаль товар җитештерүче шәхси эшмәкәрләр санын арттыру, аларны производство сферасына, җир белән эшләүгә тарту бурычы тора. Бүген районыбыз тормышын эшмәкәрлектән башка күз алдына китереп булмый, сәүдә системасына алар бик күп яңа алымнар керттеләр. Аларның эшчәнлеге нәтиҗәсендә сәүдә нокталарының кыяфәте үзгәрде. Үз юнәлешен тапкан эшмәкәрләр халлыкка хезмәт итәргә тырышалар. Бүген районда 360 шәхси эшмәкәр бар. 2000 елның 27 декаберендә ачылган “Ләззәт” кафесы мөслимлеләргә генә түгел, читтән килүчеләргә дә яхшы таныш. Кечкенә генә бу кафеда җылы атмосфера хакимлек итә. Кунакларны якты йөз белән каршы алалар. Тупланган коллектив барлыкка килгән. “Ләззәт” кондитерлары әзерләгән ризыкны аның кибетләрендә дә сатып алырга мөмкин. Салат, пилмәнгә сорау зур. Кафеда банкет залы да бар. Заманча җиһазланган бүлмә һәркемнең күңеленә хуш килерлек. Рима Рахманова – шактый билгеле шәхси эшмәкәр. Иң элек ул район кулланучылар җәмгыятенең 9 санлы кибетенең бер өлешен арендалады, хуҗалык товарлары, төзелеш материаллары белән сәүдә итте. Кыска гына арада Рахмановлар кибет төзеп, аны “Строймаркет” дип атадылар. Кибет молодежная урамы, 7а йортта урнашкан. Товар ассортименты киң, халык анда бик теләп йөри. Сәүдәләре уңышлы бара, чөнки товарлар, күпчелек очракта, сорау буенча кайтарыла. Алар төзү материаллары белән безнең район һәм күрше сарман һәм минзәлә районнары хуҗалыкларын, оешма-предприятиеләрне, шәхси хуҗалыкларны тәэмин итәләр. Төзелеш эшенә керешүчеләр башка кибетләрдә сирәк күренгән товарларны кайдан эзләргә кирәклеген яхшы беләләр – ул Кунафин Рамил Әнвәр улының склады. Анда төрле диаметрдагы торбалар, угольниклар, профнастил, цемент, кыскасы, җаның теләгән һәр нәрсә бар. Моннан тыш, монда ишек-тәрәзәләр, капкалар, мунча котелларына, тимер гаражга, җылылык кертергә заявка бирергә мөмкин. Кунафин – тумышы белән Магнитогрск шәһәреннән. Ул металлургия комбинатында газ һәм электр белән эретеп ябыштыручы булып эшләгән, сәүдә базасы директоры вазифасын башкарган. Шуңа күрә төзелештә дә, сәүдә дә үзен судагы балык кебек хис итә. Эшмәкәрләр халыкка хезмәте күрсәтү һәм җәмәгать туклануы сфераларына зур өлеш кертәләр. Җаваплылыгы чикләнгән “Карина” җәмгыяте җитәкчесе Замира Гыйльфанова берничә ел элек Мөслимнең яңа микрорайонында яшәүчеләрне авыл үзәгенә йөрүдән азат итте: Л.Мусин урамында “Лилия” кибете төзеде. Сәүдә челтәрен киңәйтеп, эшмәкәр жәмәгать туклануы сферасында хезмәт күрсәтүгә алынды – Мөслим авылында “Карина” сәүдә һәм җәмәгать туклануы үзәге ачты. Халыкка “Заман” минимаркеты буларак билгеле булган бу бинада хәзер “Карина” җәмгыятенең офисы, кибет һәм кафе эшли. Бүген искечә яшәү мөмкин түгеллеген һәр кеше аңлый. Базар мөнәсәбәтләре авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләреннән идарә итүнең яңа ысулларын эзләүне таләп итә. Бүгенге көндә районда 4 агрофирма һәм фермер хуҗалыклары эшли. Җәмгыятьтә, җәмгыять формацияләрендә нинди генә үзгәрешләр булмасын, җир, анда җитештерелгән продукция авыл яшәеше - эшчәнлеге нигезе булып кала. Социализм чоры җирне хуҗасыз калдыра, постсоциализм исә аны гомүмән ташландык хәлгә китерә. Бүген катлаулы сынаулар үтеп, хаталар аша җир кабат яңарырга, яшәргә, аңа хуҗаларча караучы чын хуҗасын табарга тырыша. Җиргә яңа караш хаталар, өмет чаткылары, уяну аша формалаша. Мөслим районы Баек авылында җир реформасы күптән башланды. Беренче булып фермерлыкка энергияле энтузиаст Ришат Сәхипгәрәев алына. Аннан соң бу хәрәкәткә яшьләр – Алмаз һәм Руслан Сәхипгәрәевлар, Илвир Шәгалиев, Илнар Закиров һәм җирле үзидарә рәисе, хәзер инде авыл җирлеге башлыгы Ринат Сәйфуллин кушыла. Ришат Сәхипгәрәев – яңа тип җитәкче. Ул производстваны тирәнтен белүе, перспективалы эшләве белән аерылып тора. Болар һәм үзенә, хуҗалыкның башка әгъзаларында карата югары таләпчәнлек аңа кешеләрне үз артыннан ияртергә, аларда җир хуҗасы хисе уятырга ярдәм итте. Баек авылы кешесе, ул башта колхозда агроном булып эшли. 1998 елда Сәфәр авылы халкының җир пайларын берләштереп, колхоз бригадасыннан фермер хуҗалыгы оештыра. Идарә итүнең яңа ысулларының уңай үзгәрешләргә китерүен күргән Баек, Дусай авылы кешеләре дә фермер хуҗалыклары оештыра башлый. Баек авылы җирлеге территориясендә унлап предпринимател, шул исәптән “сәфәр”, “Сарашлы”, “Тамыр”, “Алмаз”, “Галиев” фермер хуҗалыклары, тегермән, заманча технологиягә нигезләнгән “Евро” стилендәге столяр цехы, кошчылык комплексы, теплицалар бар. Биш ел элек Шакиров Флүр Әзһәт улы Дусай авылында шактый мәйданда теплица төзеде һәм хәзер кыяр үстерү белән шөгыльләнә. “берничә кешене эш белән тәэмин итсәк, алар өчен шартлар тудырсак – безнең өчен зур сөенеч”, – ди аның турында баек авыл җирлеге башлыгы Ринат Сәйфуллин. Быел 3 гектарда кәбестә үстерергә җыена Флүр. Мондагы эшчеләр хезмәтенә күрә акчасын да алалар, җирле һәм район бюджетына сизелерлек өлеш кертәләр. Авыл кешесе язны дулкынланып көтә. Техникасын әзерләргә, ягулык - майлау материаллары, ашлама, орлык тупларга тырыша. Хуҗалыкларга кредит рәсмиләштерергә вакыт җитте. Баек җирлегендә исә быел, күрәсең, чәчү чорына кредит алырга җыенмыйлар. Орлык – үзләренеке. Егетләр аны ашыкмыйча гына тиешле калибрга җиткерәләр. Гомүмән, биредә барлык эшләр дә катгый тәртипкә нигезләнеп башкарыла. Техника янында беркем дә күренми, чөнки аны көздән үк әзерләп куйдылар. Баек авыл җирлегендә урнашкан “Сәфәр” фермер хуҗалыгының дуңгызчылык комплексында кимендә, хәзер тентлап эшләнгән дуңгыз тораклары саны дүрткә җитте. Тиешле кондинциягә җиткереп, дуңгызларның беренче партисен саттылар, икенчесе дә җитешә. Хуҗалыкта кошчылык фермасы да бар. Биредә Удмуртиянең дәүләт инкубатырыннан алып кайтып 40 мең чеби үстерделәр. Инде сатып бетереп киләләр. Алмаз һәм Руслан Сәхипгәрәевлар Баек авылларындагы цехны чистартып дезинфекцияләделәр һәм бройлер чебиләр алып кайтырга җыеналар. Бу традицион авыл хуҗалыгы эшләре. Столярлык, балта эше шулай ук традицион татар һөнәрләре. Ләкин бура бурау, койма кою, өстәл-урындыклар ясау бар эш. Ә менә юка тактадан ишекләр икенче төрле технология буенча ясала. Бу эшнең мастеры – Рамил Сыруретдинов. Баек авылында шулай традицияләрне дәвам итеп, яңаларын булдырып, ныклап, намус белән, тырышып эшлиләр. Халыкның тормыш шартлары яхшыра. Бүген сатып алучыга товарның бәясе түгел, сыйфаты мөһим икәнлеге куанычлы хәл. Эшмәкәрләрнең район, хакында, муниципаль район башлыгы Р.Р.Хабипов җитәкчелегендә тормышка ашучы позитив карарлар, соңгы елдагы үзгәрешләр, районда бизнес һәм җитештерү үсеше өчен булдырылган шартлар турында яхшы фикерләр ишетү шулай ук куанычлы. Предприятие үсештә булсын өчен шактый күләмле кертемнәр таләп ителә. Бу эшкә “Мөслим сәүлә йорты” кулланучылар җәмгыяте тарафыннан 2,2 млн сумлык капиталь кертемнәр сарыф ителде. Район икътисадында өстәлгән бәягә салым формалаштыруда һәм яңа эш урыннары булдыруда урта һәм кече бизнес әһәмиятле урын тота. Бүгенге көндә урта һәм кече бизнес белән 400дән артык кеше шөгыльләнә, аларда район буенча 1500ләп кеше эшли, бу барлык эш белән мәшгуль халыкның 20%ын тәшкил итә. Соңгы елларда Мөслим муниципаль районында кулланучылар базары һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә әһәмиятле үзгәртеп коруларны реализацияләү буенча актив эш башланып китте. Бигрәк тә район үзәгендә сәүдә нокталарының, җәмәгать туклануы, хезмәт күрсәтү объектларының саны арту күзәтелә. Ваклап сату сәүдәсе әйләнешендә дә, җәмәгать туклануында да югары үсеш темплары саклана. Бу, беренче чиратта, гражданнарның шәхси керемнәре үсүгә, җан башына акча керемнәре артуга бәйле. Район территориясендә үз эшчәнлекләрен җәелдереп җибәргән барлык шәхси эшмәкәрләрнең 67%ының төп эшчәнлек төре булып, азык-төлек һәм промышленность товарлары белән сәүдә итү исәпләнә. Районда сәүдә өлкәсендә 185 сәүдә ноктасы (авылларда–119, район үзәгендә–66), алар арасыннан азык-төлек товарлары реализацияләүче–20, азык-төлек булмаган товарлар белән сәүдә итүче–15, катнаш ассортиментлы–150 һәм һәркем керү мөмкинлеге булган 11 җәмәгать туклануы оешмасы бар. Районда “Феникс” супермаркеты, көнкүреш техникасы белән сәүдә итүгә специальләшкән “Эльдорадо” кибете эшли. Җирлектә төзелеш бизнесын үстерүгә “Мөслимстройсервис” ҖЧҖ, “Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы” ЯАҖ зур өлеш керттеләр. Алар йортлар, биналар һәм корылмалар төзү, капиталь һәм агымдагы ремонт үткәрү буенча зур эш алып баралар. Мөслим муниципаль районы территориясендә И. З. Исламов җитәкчелегендә үз эшчәнлеген башлап җибәргән “Агромастер” ҖЧҖ җитештерү компаниясенең уңай үсешен аерым билгеләп үтәсе килә. “Агромастер” тарафыннан җитештерелүче чәчү комплекслары барлык чәчү алды һәм чәчү операцияләре комплексын башкаручы культиватор тибындагы комбинацияләнгән ресурс саклаучы агрегатлар булып торалар. “Агромастер” компаниясе 1–4 июль көннәрендә Ростов өлкәсендә узган “Россия кыры көне–2007” күргәзмә-демонстрациясендә катнашты. Күргәзмәдә “Агромастер–4800” чәчү комплексы тәкъдим ителде. Күргәзмә нәтиҗәләре буенча россиянең 22 өлкәсенә һәм Казахстанның 3 өлкәсенә 120 млн сумлык техника әзерләү турындагы килешүгә кул куелды. Ваклап сату сәүдәсе белән беррәттән хезмәт күрсәтү сферасы да үсә. Мәсәлән, элек көнкүреш комбинатында 1 чәчтараш эшләсә, хәзер алар–5 һәм барысы да шәхси эшмәкәрләр кулында. Кече эшмәкәрлек субъектлары барысы да муниципаль заказны үтәүдә актив катнаша. 2007 елда алар тарафыннан районның муниципаль ихтыяҗлары өчен товар китерү, эшләр башкару, хезмәт күрсәтү буенча гомуми суммасы 31 млн 807 мең 210 сумлык заказ үтәлде. Әле шәхси эшмәкәрләр кызыксынырга өлгермәгән бик күп тармаклар бар. Әйтик, тегү, көнкүреш техникасын ремонтлау, төзелеш материаллары җитештерү. Бу төр хезмәтләрне эшләтеп җибәрү өстәмә эш урыннары барлыкка китерер һәм халыкның югары тормыш дәрәҗәсен тагын да үстерер иде. Эшмәкәрләр арасында салым түләүләр буенча дисциплина яхшырды. Узган ел кече эшмәкәрлек субъектларыннан 4 млн 800 мең сумлык бердәм салым керде. Бүген эшмәкәрлекне үстерү өчен база инфраструктурасы нигездә формалашты. Гомумән алганда, кече бизнес секторының үсеш динамикасы шундый нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә: элек эшмәкәрлекне үстерүгә киртә булып торган әһәмиятле системалы проблемалар бүген гаять уңышлы хәл ителде. Шулай да үзенең еллык юлламасында ТР Президенты кече предприятиеләрнең өстәлгән бәя өлеше буенча борчылуын белдерде. Кече предприятиеләрнең өстәлгән бәя өлеше барлык предприятиеләрнең өстәлгән бәя өлеше белән чагыштырганда, нигездә, үзгәрмәде һәм 19,4% тәшкил итә. Бу безнең планга салынган үсеш темпларына туры килми. Бу фактны һәм сизелерлек азрак салым нагрузкасын исәпкә алганда ( 3 тапкырга күбрәк), бу секторда өстәлгән бәя рентабельлеге нибары 22% тәшкил итә. Шул ук вакытта эре һәм урта предприятиеләрдә ул–37%. Бу кече бизнес предприятиеләрендә “соры схемалар” куллануны дәлилли. Шушы нигездә салым инспекциясенең һәм “соры” хезмәт базарын адаптацияләү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара территориаль комиссиянең төп бурычы – бу проблеманы төрле яклап тикшерү һәм ситуацияне нормальләштерү буенча чаралар комплексы кабул итү.
|