үсеш алды. Сөрүлек җирләренең 68% ын “Вамин-Татарстан” агрофирмасы, “Туган як” – “Чаллы икмәге” агрофирмасы, “Мөслим” агрофирмасы – “Полимэкс” ҖЧҖ нәтиҗәле файдалана. Башка мәйданнар– фермер хуҗалыклары карамагында. Районда инвесторлар эшчәнлеге турында сөйләгәндә, без зур ышаныч белән динамикалы үсүче инвестор – “Вамин-Татарстан” турында әйтә алабыз. 10 хуҗалыктагы терлекчелек комплексларында реконструкция һәм төзелеш башкарыла, хуҗалыклар стабиль төстә кирәкле техника һәм технологияләр белән инвестицияләнәләр. РФ Хөкүмәте һәм ТР Хөкүмәте карарлары нигезендә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ярдәм йөзеннән 2007 елда 170 млн сум күләмендә дотация һәм компенсацияләр алынды. Агропромышленность комплексын үстерү милли проекты кысаларында терлекчелекне тизләтелгән үстерү өчен РФ бюджетыннан терлек торакларын реконструкцияләүгә, терлекчелек тармагы өчен җиһазлар сатып алуга алынган кредитларның процент ставкаларын каплау максатында, 83,7 сум финанс бүленде. “АПКда хуҗалык итүнең кече формаларын стимуллаштыру” милли проекты кысаларында шәхси хуҗалыкларны һәм крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерү өчен, 571 кеше 84 млн сум күләмендә акчалата кредит алды. Нәтиҗәдә шәхси секторда мөгезле эре терлекләрнең баш саны 27% ка артты. Шуның белән бергә АПК эшчәнлегендә әле хәл ителмәгән проблемалар да бар. Шулар арасында ашлыкка һәм терлекчелек продуктларын реализацияләүдә цивилизацияле базар булмавы, хаклар деспаритеты, машина-трактор паркының искергән булуы, азык базасының тиешенчә үсмәве. Авыл хуҗалыгын үстерүнең мөһим юнәлешләреннән берсе – энергоресурслар саклау технологиясен куллану һәм шул нигездә продукция җитештерүнең үзкыйммәтен киметү, көтелмәгән чыгым һәм югалтуларны булдырмау. Бүген беренче планга җитештерү күләмен арттыру бурычы гына түгел, ә аның экономик нәтиҗәлелеге чыга. 2008 елда аграр сектор алдына түбәндәге бурычлар куела: –базар шартларын исәпкә алган хәлдә, җитәрлек күләмдә сыйфатлы продукция җитештерү, кыйммәтле азык-төлек бодае һәм рапс үстерү –эчке резервларны барлау һәм җитешсезлекләрне ачыклау, авыл хуҗалыгы производствосын тагы да оптимальләштерү, аның нәтиҗәлелеген күтәрү, ресурс саклау технологияләрен кертү –яшь белгечләрне һәм аларның гаиләләрен авылда беркетеп калдыру, аларга эшләү өчен уңай шартлар тудыру; –шәхси ярдәмче хуҗалыкларны һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларын тагын да үстерү. Терлекчелек тармагында 2008 елда малларның һәм кош-кортларның баш санын арттыру, тармакның структурасын оптимальләштерү, көтүне тулыландыру эшен яхшырту, уңайлы санитар-ветеринария шартлары тудыру һәм иң мөһиме– көтүнең продуктлылыгын күтәрү бурычы тора. Шул нигездә безгә район буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә сөт җитештерү күләмен –34 мең тоннага, ә ит җитештерүне 5 мең тоннага җиткерү бурычы куела. Районның промышленность тармагында продукция җитештерүче “Вамин-Татарстан” ААҖ филиалы булган Мөслим коры сөт заводы 2007 елда 20 млн сум күләмендә (2006 ел белән чагыштырганда 15,5% ка артыграк) продукция эшләп чыгарды. Ак май җитештерү – 35%ка, коры сөт җитештерү 7% ка артты. Җитештерелгән сөт продуктларының күләме арту сөт сатып алуның 4,7% ка артуы белән бәйле. Сатып алынган сөтнең 47% ы –шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән продукция. 2007 елда “Вамин-Татарстан” ААҖ филиалы булган “Мөслим икмәк кабул итү” предприятиесенең продукция җитештерү күләме артты. Ул “Районның иң яхшы предприятиесе” бәйгесендә I урынны яулады. “Икмәк кабул итү предприятиесе” 2007 ел йомгаклары буенча уңай нәтиҗәләргә иреште. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә әзер продукцияне файдалы шартларда сатуны оештыруга игътибар итү кирәк. Сыйфатлы продукцияне җитештерү һәм аны базарда файдалы шартларда сата өйрәнү мөһим. Ашлыкка һәм сөткә булган бүгенге бәяләр табышка эшләргә һәм хезмәт хакын вакытында түләргә мөмкинлек бирә. ТР Президенты билгеләгәнчә, 2008 елда авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре эшчәнлегендә рентабельлелекне арттыр |