Кирамов Рәшит Исрафил улы – Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Мөслим районының Иске Вәрәш авылында 1962 елның 7 декабрендә туа. 1986 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. 1988-1992 елларда райкомның икенче секретаре, 1995-2002 елда халык депутатларының Мөслим район Советы рәисе урынбасары булып эшли. 2002 елда администрация башлыгының икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары итеп билгеләнә. Өйләнгән, 2 баласы бар. Т. 2-45-68.
Илнур Рафак улы Хабибуллин –Икътисад мәсьәләләре буенча башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары
Галимова Резеда Хәким кызы – җир һәм мөлкәт мәсьәләләре палатасы рәисе Мөслим районының Баек авылында 1954 елның 6 ноябрендә туа. 1979 елны Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. 13 еллык педагогик эшчәнлегеннән соң 1985 елда Мөслим районы башкарма комитетының гомуми бүлек җитәкчесе итеп билгеләнә. 2000-2003 елларда – җирле үзидарә башлыгы, 2003-2006 елда – район администрациясе аппарат җитәкчесе. Кияүдә, улы бар. Т. 2-47-33.
Солтанов Рушат Җәүдәт улы – социаль-мәдәният мәсьәләләре буенча муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мөслим районының Иске Карамалы авылында 1956 елның 27 сентябрендә туа. КДПИны тәмамлый.1974-1983 елларда – Күбәк урта мәктәбендә география һәм рәсем укытучысы, 1983-1988 елда – Октябрь сигезъеллык мәктәбе директоры, 1988-1990 елларда – РК КПСС идеология бүлеге инструкторы, 1990-1998 дә – Мөслим районы мәгариф бүлеге җитәкчесе, 1998 елдан – социаль-мәдәният мәсьәләләре буенча администрация башлыгы урынбасары. Өйләнгән, кызы һәм ике улы бар. Т. 2-42-50.
Кадыров Зөлфәт Зөфәр улы – инфраструктор үсеш буенча муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мөслим районының Бакалы авылында 1960 елның 19 гыйнварында туа. Казан инженер-төзүчеләр институтын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген “Татнефтеразведка”да бурильщик ярдәмчесе буларак башлый. Түбән Каманың “Химстрой 1” оешмасында мастер, соңыннан Михайловка совхозында өлкән прораб булып эшли. Мөслим газ хезмәтендә начальник, 94 нче санлы һөнәри-техник училищеда укытучы, “Строитель” җәмгыятендә директор, район администрациясенең төзелеш бүлегендә баш инженер, казначылык департаменты территориаль бүлегендә капиталь төзелеш буенча әйдәүче белгеч булып хезмәт куя. 2006 елның 17 июленнән инфраструктур үсеш буенча Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары. Т. 2-41-00.
Мултанова Галина Григорьевна – муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары. Финнанс-бюджет палатасы рәисе Мамадыш районының Ново-Мочалкино авылында 1959 елның 24 маенда туа. Мари политехник институтын тәмамлый. 1988 елдан район администрациясе финанс бүлеген җитәкли. Кияүдә, ике улы бар. Т. 2-59-64.
Әхмәтов Иршат Фатих улы – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы. Мөслим районының яңа Сәет авылында 1959 елның 1 январендә туа. 1984 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген “Урожай” колхозында агроном буларак башлый. Соңыннан “Маяк”, “Новый путь” колхозында баш агроном; 1995-1997 елларда – районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җир эшкәртү бүлеге начальнигы, 1997-2000 дә – “Усы” хуҗалыгы җитәкчесе, 2000-2004 елларда – идарәче, училищеның ярдәмчесе хуҗалыгында баш агроном. 2004 елдан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җир эшкәртү бүлеге начальнигы. Өйләнгән, кызы бар. Т. 2-45-70, 2-34-88.
Гыйзетдинов Нәзиф Насих улы – Муниципаль район башкарма комитеты эшләре идарәчесе.
Мөслим районының Тугаш авылында 1958 елның 1 июлендә туа. 1979 елны КДПИны тәмамлый. Физика укытучысы, класстан һәм мәктәптән тыш эшләр буенча оештыручы, Әмәкәй урта мәктәбендә директор булып эшли. 1982-1986 елларда – Ташлыяр сигезъеллык мәктәбе директоры, 1986-1990 елда – районның КПСС комитетында оештыру бүлеге инструкторы, 1990-1991 елларда – халык депутатларының Мөслим район Советы башкарма комитетында оештыру-инструкторлык бүлеге җитәкчесе, 1991-2000 елларда – халык депутатларының Мөслим район советы оештыру бүлеге җитәкчесе, 2000-2001 дә –кулланучылар хокукын яклау буенча район комитеты рәисе, 2001-2006 да – Мөслим районы буенча министрлыкның сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек бүлеге начачльнигы. 2006 елдан Мөслим муниципаль район башкарма комитетының эшләр белән идарәчесе. Өйләнгән, кызы һәм ике улы бар. Т. 2-41-35.
Муниципаль район башкарма комитетының оештыру бүлеге
Бүлек начальнигы – Рамил Рафис улы Харисов. Т. 2-41-35.
Бүлекнең баш белгече – Индира Фәнис кызы Авзалова. Т. 2-42-50.
Мобиль эш буенча бүлекнең баш белгече – Ленар Мифтахетдин улы Фәрхетдинов. Т. 2-44-91.
Кадрлар мәсьәләсе буенча бүлекнең әйдәүче белгече – Гөлнара Рәшит кызы Хатбуллина. Т. 2-43-97, 2-57-52.
Бүлекнең әйдәүче белгече, балигъ булмаган балалар эшләре буенча комиссия секретаре – Зөһрә Мирзаян кызы Ибраһимова. Т. 2-42-50.
Муниципаль район башкарма комитетының гомуми бүлеге
Бүлек начальнигы – Нәбиева Гөлназ Рамил кызы. Т. 2-59-39.
Бүлекнең әйдәүче белгече – Заһидуллина Ләйсән Фирдәвес кызы. Т. 2-41-39.
Муниципаль район башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге
Бүлек начальнигы – Фахразиев Айрат Фәхрәнур улы. Т. 2-57-82.
Бүлекнең баш белгече – Әлфия Тимерхан кызы Хәсәншина. Т. 2-52-82.
Бүлекнең әйдәүче белгече – Наилә Фәрваз кызы Исмәгыйлева.
Муниципаль район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге Бүлек начальнигы – Алсу Зөлфәт кызы Сөләйманова. Т. 2-46-07.
Бүлекнең баш белгече – Рөстәм Азат улы Газетдинов.
Бүлекнең әйдәүче белгечләре– Эльза Алсу кызы Шәмсетдинова. Эльвира Рәшит кызы Насыйбуллина
|