2006 елның 1 гыйнварыннан “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” 131 санлы Федераль закон эшли башлады (06.10.2003). Әлеге федераль закон РФ Конституциясе нигезендә гомуми хокук, территориаль, оештыру һәм икътисад принципларын оештыруны үз эченә ала. Бүген муниципаль районда 19 авыл җирлеге советы формалашты. Алар үзләренең эшен Уставка нигезләнеп төзиләр. Кешеләр саны 1000 нән кимрәк булган 13 җирлек 7 депутаттан тора. Кеше саны 100 нән арткан 6 авыл җирлеге 10 депутаттан тора. Җирлек советында уздырылган сессияләрдә җирлек советы компетенциясенә караган сораулар хәл ителә. Кеше саны 1000нән арткан 6 авыл җирлегендә (Мөслим, Тойгельде, Түбән Табын, Исәнсеф, Метрәй, Иске Карамалы) башкарма комитетлар эшли. Муниципаль берәмлек уставы белән башкарма комитетлар җирлектә туган сорауларны хәл итәләр. Шулай ук аларга гражданлык хәле актларына дәүләт регистрациясе үткәрү, туу турында, язылышу һәм аерылышу, әтилекне установить итү, үлү турында регистрация үткәрү хокукы бирелгән. Мөслим муниципаль районының представитель бүлеге 38 депутаттан тора. Муниципаль район советы үз эшен РФ һәм ТР законнары, РФ һәм ТР Конституциясе, Мөслим муниципаль районы уставы и муниципаль район Советы Регламенты нигезендә алып бара. Муниципаль район Советы Регламенты нигезендә, район советы компетенциясенә караган сорауларны карау һәм әзерләү өчен депутатлардан торган 4 даими комиссия төзелде: – икътисад, эшмәкәрлек, бюджет, налог һәм финанс эшләре буенча; – закон, хокук тәртибе һәм депутат эшчәнлеге сораулары буенча; – мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, яшьләр эшләре һәм спорт, социаль мәсьәләләр буенча; – авыл хуҗалыгы, төзелеш, сәнгать, экология һәм җир белән куллану сораулары буенча. – Советның даими комиссияләре үз эшен “Мөслим муниципаль район Советының даими комиссияләре положениесе”нб нигезләнеп алып баралар.
|