рус тат
Мөслим Безнең район Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексы

Информацион

навигатор

Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексы

"Татар-информ"нан

республика яңалыклары

Вакыйгалар - Фактлар
"БАЛАЛАР" – SMS АКЦИЯСЕ
Безнең район
 Тарих
 Фотогалерея
 Туган як турында
 Район картасы
 Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексы
Район хакимияте
Мөслим муницпаль районының коррупцияга каршы политиканы реализацияләү буенча Советы
Мөслим муницпаль районы сайты
Мактаулы гражданнар
Административ–территориаль бүленеш
Район Попечительләр Советы
Башкарма комитет каршындагы "Идея" Технопаркы
Эшлекле сфера
Социаль сфера
Предприятие һәм учреждениеләр
Файдалы чыгармалар
Файдалы мәгълүматлар
Контактлар
МӨСЛИМ ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ


 







    Бөек Ватан сугышында Мөслим районының 5000 нән артык кешесе башын салды. Аларның якты истәлеген, күренекле якташларыбызның исемен мәңгеләштерү максатында, район хакимияте башлыгы Р.Р.Хәбипов район үзәгендә мемориаль комплекс төзү кирәклеге турында тәкъдим белән чыкты. 2002 елның 9 маенда Мөслим авылының Калинин исемендәге культура һәм ял паркында киләчәк буынга адресланган капсула күмелде.

Берникадәр вакыттан соң, биредә төзелеш эшләре башланды: күрше Башкортстан Республикасының Нефтекамск шәһәреннән – кирпеч, җирле карьерлардан гравий, ком, вак таш кайтарылды. Эшмәкәрләр Г.Пискунов һәм Р.Рахманова өзлексез цемент белән тәэмин иттеләр. Мемориаль комплекс төзелешенә юл идарәсе, “Агрохимсервис”, “Хуҗалыкара төзелеш оешмасы”, ашлык кабул итү һәм эшкәртү предприятиесе, “Мөслим мелиорация”, “Сельхозтехника”, “Әлмәтгазстрой”, “Агропромдорстрой”, торак-коммуналь хуҗалыгы, “Агропромснаб” җәмгыяте үзеннән зур өлеш керттеләр. Киң колач белән башланган эшнең беренче нәтиҗәләрен мөслимлеләр 2003 елның 9 май бәйрәмендә күрделәр: Җиңү көненә мемориаль комплексның үзәк өлеше сафка басты.

 Ярты квартал мәйдан биләүче мемориаль комплекс- һөнәре буенча рәссам, үзен архитектура өлкәсендә сынаган скульптор Хәмит Хәмитович Миңгалиевның иҗат җимеше.

Уртага җиңү ордены ясалган 7 метр биеклектәге стела урнаштырылган. Аның алгы өлешендә – җиңүче солдат скульптурасы. Солдат каршында мәңгелек ут яна. Болар барысы да постаментта урын алган. Постаменттан берничә метр ераклыкта 4 стена торгызылган. Аның икесендә- якташларыбыз Советлар Союзы Геройлары Гыймазетдин Вәҗетдинов, Илдар Маннанов, Петр Днепров,  Дан орденнының тулы кавалеры Бадик Салихов, Социалистик Хезмәт Геройлары Лотфулла Мусин һәм Зәкәрия Кашапов бюстлары. Өченче стенада- Әфганстан сугышында һәлак булган Фәиз Рәшитов, Илфар Фәррахов, Владислав Байгузин, Владимир Арсланов, Владимир Солтанов, Илмир Шәйхелмәрданов барельефлары.

Дүртенче стенада – Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган сугышчылар исемлеге. Мемориаль тактада 5 меңнән артык исем-фамилия язылган. Исемлектәге кайбер авылларны үсеп килүче буын белми дә. Сталино , Ивановка, Үрнәк, Мәсеготь, Удобновка, Егоровка, Сөренчәк районыбыз картасыннан юкка чыкса да, халык әлеге авыллардан чыккан батырларның да исемен онытмый.

Шулай итеп, Җиңү аллеясы төзелеше дип башланган эш зур архитектура-скульптура комплексына әйләнде. Мемориаль комплекс үсеп килүче яшь буынга Ватанга бирелгәнлек хисләре тәрбияләүдә ярдәм итә, тынычлыкның кадерен белергә өйрәтә. Бу изге урын- безнең бүгенге бәхетле тормышыбыз хакына яу кырында ятып калган якташларыбызның батырлыгы алдында баш ию урыны.

 


 







Мөслимдә hава торышы

GISMETEO.RU: погода в г. Муслюмово
(с) Мөслим муниципаль районы 2007-2008