рус тат
Мөслим Безнең район

Информацион

навигатор

Безнең район

"Татар-информ"нан

республика яңалыклары

Вакыйгалар - Фактлар
"БАЛАЛАР" – SMS АКЦИЯСЕ
Безнең район
 Тарих
 Фотогалерея
 Туган як турында
 Район картасы
 Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексы
Район хакимияте
Мөслим муницпаль районының коррупцияга каршы политиканы реализацияләү буенча Советы
Мөслим муницпаль районы сайты
Мактаулы гражданнар
Административ–территориаль бүленеш
Район Попечительләр Советы
Башкарма комитет каршындагы "Идея" Технопаркы
Эшлекле сфера
Социаль сфера
Предприятие һәм учреждениеләр
Файдалы чыгармалар
Файдалы мәгълүматлар
Контактлар
МӨСЛИМ ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ


 







    Мөслим районы Татарстанның көнчыгыш өлешенә, Ык елгасы буена урнашкан. Төньяктан Актаныш, төньяк-көнбатыштан Минзәлә, көньяк һәм көньяк-көнбатыштан Азнакай һәм Сарман районнары, көнчыгыштан Башкортстан Республикасының Бакалы районы белән чикләнә. Мәйданы 1466,2 кв. м, соңгы исәпләүләр буенча халкы 22742 кеше яши. Район үзәгендә 7538 кеше яши. Халыкның күп өлешен татарлар (20197 кеше), руслар (1546), марилар (617) тәшкил итә. 36 башкорт, 169 башкорт милләт кешесе.
Хезмәт ресурсы 10403, шул исәптән: авыл хуҗалы¬гы производствосында — 2100 кеше, бюджет учрежде¬ниеләрендә — 2446 кеше, промышленность һәм төзе¬лештә — 900 кеше, пенсионерлар - 7189 кеше.
Район барлыгы 146431 гектар җир били, шуның 106942 гектары — авыл хуҗалыгы җирләре, 85962 гектар
— сөрүлекләр), 10614 гектары — торак-пунктлар, 568 гектары — промышленность предприятиеләре карамагында. Урман фонды — 27154 гектар, су фонды 718 гектар мәйданны алып тора. Сазлыкларның гомуми мәйданы 396 гектар. Крестьян-фермер хуҗалыклары саны
— 36, урта һәм эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре -20.
«Чаллы икмәге» ачык акционерлык җәмгыятенең «Туган як», «Полимэкс»ның «Мөслим» агрофирмалары, «Вамин» агрофирмасы авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү белән шөгыльләнә.
Районда барлыгы 19 җирле үзидарә Советы 72 авылны берләштерә. Шуларның 57 се татар, сиге
зе рус, өчесе рус-татар һәм өчесе мари авыллары. Район үзәге Мөслим Казаннан 319 км, тимер-юл станциясе булган Бөгелмәгә 110 км, Яр Чаллыдагы су юлы пристанена 80 км ераклыкта. Мөслим төбәге урман-дала зонасына керә. Кайбер биеклекләр диңгез өсте тигезлегеннән 250-300 метрга кадәр җитә. Таулыкларның чагыштырмача би¬еклеге Ык елгасы өсте тигезлегеннән 70-80 метр тәшкил итә. Туфрак составы төрле: Ык елгасының сулъяк һәм төньяк-көнчыгыш өлешендәге хуҗалыкларда кара туф¬рак, елганың уң ягында соры урман-дала туфрагы, Ык елгасы буйлап комлы полоса сузылган. Климат-конти-ненталь. Еллык температура республиканың минималь температурасы күләмендә 2,8 градус. Мөслимдәге метеостанция мәгълүматларыннан күренгәнчә, елга уртача 11 аяз, 154 болытлы, 45 буранлы көн туры килә. Иң күп яуган елларда карның тирәнлеге 90 см, уртача еллык явым-төшем 435 мм тәшкил итә.
Район табигый сулыкларга шактый бай. 1970-1980 елларда күп кенә ясалма суыклар-буалар төзелде. Гомуми озынлыгы 598 км булган Ык елгасының 48 км Мөслим районына туры килә. Мәллә,
Вәрәш, Иштирән, табын, Усикка, Шуран, Мазурка, Калмыя, Сикия, Сарашлы кебек елга-инешләр ага. Район үзәге Мөслимнән 2,5 км ераклыкта мәйданы 13 кв. гектар булган Багшай күле, шактый зур Актюба, Иске Ык, Чук-Җирек, Кара яр, Төпсез Күл бар.
Табигый байлыклардан район җирлегендә нефть һәм шулай ук таш, известь, ком кебек төзелеш материалла¬ры табыла.
1924 елда Минзәлә кантоны составында Ирәхтә волосте бетерелеп, үзәге Мөслим авылы булган Мөслим волосте барлыкка килә. Яңа административ бүленеш -районлаштыру мәсьәләсе тугач, 1930 елның 12 сентябрендә үткән район партия оешмасының беренче конференциясендә бу мәсьәлә карала һәм үзәге Мөслим авылы булган Мөслим районы төзелү турында карар кабул ителә. Бу елларда авыл хуҗалыгын күмәкләштерү — колхозлар төзү эше киң колач белән бара.
1929 елда районга беренче уру машинасы «самосборка» кайтарыла. Бер елдан соң атлы «лобогрейка»лар күренә башлый. 1931 нче ел башларында машина-трак¬тор станциясе төзелә. Шул ук елда «Путиловец» колхозына беренче тәгәрмәчле трактор кайтарыла.
1930 елда барлыгы 53136 гектар мәйданы булып, шуның 7535 гектарын колхозлар чәчкән. 1932 елда колхозлар чәчкән җирнең мәйданы 49897 гектар тәшкил иткән.
1934 елга аяк басканда 66 колхозда 176 бригада исәпләнгән.
Борынгыдан ук халыкның төп шөгыле буларак авыл хуҗалыгы бөртекле ашлык, ит һәм сөт җитештерү юнә¬лешендә алып барыла. Колхоз басуларында нигездә арыш, бодай, солы, борчак, тары, карабодай, бодай, ясмык, арпа, киндер, җитен чәчелгән. Яшелчәчелек бригадаларында кәбестә, кыяр, кишер, чөгендер, тор¬ма, шалкан, турнепс, бәрәңге үстерелгән. 1950 еллар 3
ахырында һәр хуҗалыкта кукуруз игелә башлый. 1970 еллар ахырында район хуҗалыкларында зур мәйданнарда шикәр чөгендере үстерелә, хәзерге вакытта традицион
культуралар — бодай, арыш, солы, арпа, карабодай, солы.
***
Районда барлыгы 328 км озынлыкта юл исәпләнә. Шуларның 104,2 км - - асфальт, 192,8 км - - гравий бе¬лән капланган юллар, 30,6 км — грунт юллар.
***
Бөек Ватан сугышы елларында 8140 мөслимле фронтка китте. 5200 ир-егет туган ягына кайта
алмады. Советлар Союзы Геройлары — Гыймазетдин Вәҗетдинов (Исәнсеф авылы) Илдар Маннанов Бүләк авылы, Бөек Ватан сугышында Татарстаннан иң беренчеләрдән булып бу исемгә лаек булган кеше, бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яши, Петр Днепров. Дан орденнарының тулы кавалеры Бәдыйк Салихов (Дусай авылы). П.Днепров, И. Маннанов, С.Хәлиуллин, М.Әгъләмов, Г.Мосолков, Б.Салихов Мәскәүдә Җиңү парадында кат¬нашкан. Социалистик Хезмәт Геройлары Лотфулла Мусин, (тумышы белән Әгерҗе районы, Сакман авы¬лы), Зәкәрия Кашапов (Баланны авылы).
***
Районда 22 урта, 6 тә, 1ярдәмче интернат, 27 башлангыч мәктәп, 1 һөнәр училищесы эшли. Аларда 3762 укучы белем апа, һөнәргә өйрәнә. 29 балалар бакчасында 830 бала тәрбияләнә.  Төрле елларда район белән җитәкчелек иткән партия райкомының беренче секретарьләре һәм хакимият башлыклары: Ш.Ф.Фәррахов, Х.Б.Баев, Г.С.Семенов, Ш.Р.Шакиров, Х.Г. Галиев, Х.Х.Хәйруллин, Г.Ш. Ис-мәгыйлев, Ф.Т.Әминов, В.Б.Биктимеров, Ф.С.Сазоно-ва, С.И.Искәндәров 1948-1957, М.Ш.Хөсәенов 1957-1961, Г.Ш.Вәлиев 1961-1963. Р.Х.Хәбибуллин
1965-1985, Җ.З.Вәлиуллин --1985-1990, Г.Х.Хафизов
1990-1994, Р.М.Шәрипов - 1994-2001.
Р.Р.Хәбипов — 2001 елдан район хакимияте башлыгы һәм халык депутатларының район Советы рәисе.
1980 нче еллар уртасында райондагы торак пункт¬ларны, социаль-мәдәни объектларны газ белән ягып җылытуга күчерү башланды. Бүгенге көндә район тулы сынча диярлек газлаштырылган.
***
Соңгы елларда кинотеатр, социаль яклау бүлеге, район үзәк шифаханәсе, Мөслимдәге икенче урта мәктәпкә капиталь ремонь үткәрелде, «Мизгел» яшьләр үзәге реконструкцияләнде, район үзәгендә 45 фатирлы йорт, мәчет һәм балалар иҗат йортына ТР Финанс министр, Казначылык департаментының территоииаль бүлеге бинасына нигез салынды, «Яшьлек» спорт комплексында
футбол кыры, хоккей һәм теннис кортлары, яктыртылган йөгерү юллары эшләнде, Мөслимдәге өченче урта мәктәптә бассейн, Мәллә елгасы аша күпер эксплуатациягә тапшырылды.
Ык елгасы аша Мәлләтамак — Нарат Асты күпере төзелде, Мөслим урамнарында 2 км озынлыгында суүт-кәргеч челтәре реконструкцияләнде, Яңа микрорайонда урамнар төзекләндерелә. Район үзәгендәге урамнарда искргән электр линияләрен изоляцияле чыбыкларга алыштыру дәвам итә. Җир астыннан кабель белән телефон линияләре сузыла.
Канализация суларын чистарту максатында төзелгән корылманың беренче чираты сафка басты. АТСлар электрон станцияләргә алыштырылып, телефонлы йор¬тлар саны күпкә артты.
*
Районда бер үзәк больница, 2 табиб-амбулатор участогы, 49 фельдшер-акушерлык пункты, 100 дән артык сәүдә ноктасы бар. «Сельхозтехника», майсызландырыл-ган коры сөт заводы, икмәк кабул итү предприятиесе, «Агрохимсервис», «Мелиорация» акционерлык җәмгыятьләре, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты, район электрон һәм почта элемтәсе узеллары, 3 асфальт заводы, хуҗалыкара төзелеш оешмасы, юл идарәсе район кулланучылар җәмгыяте, Мөслим, яңа Усы урманчылыклары һ.б. эшли. 15 мәчет төзелеп, төбәгебез кешеләренең рухын сафландыруда, күңелләргә иман иңдерүдә һәм дини йолаларыбызны яңартуда зур эш башкарыла. Иске Вәрәш авылы янәшәсендәге таудан ташып чыккан «Дуслык» чигмәсе халыкның яратып ял
итә торган урынына әверелде.
*
Районыбыз талантларга бай. Җирлегебездә туып, аның бәрәкәтле туфрагыннан, матур табигатеннән көч, иҗатка илһам алган күренекле фән һәм сәнгать эшлеклеләре, шагыйрьләр, язучылар, илдә танылган зур җитәкчеләр Мөслимне данлы итәләр. Мөслим җире Л. Шәрифуллин, X. Габдуллин, М.Баширов, Г.Гәрәев, Ф. Мусин, В.Гайфуллин, Р.Шәймәрдәнов, М.Вәлитов, Р.Ганиев, Д. Галләмова, Р.Мөхәммәтҗанов, Б.Тимеркәев, А.Галләмов, Р. Шәйхелисламов, Д.Заһидуллина һәм башка күп кадрлар Татарстанда һәм мәмләкәтебездә танылган фән докторларын, кандидатларын бирде.
Ык буенда, Мөслим ягында туып-үскән, иҗат өчен илһамын шуннан алган якташлырыбыз арасында бик күп язучылар, шагыйрьләр, артистлар бар. Танылган җырчы, якташыбыз Зифа Басыйрованың кабатланмас үзенчәлекле җырларын тыңлап кемнәр генә сокланмаган!
Шагыйрьләрдән Зөлфәт Маликов, Харрас Әюпов, Шәмсия Җиһангирова, Асия Минһаҗева, прозаиклар Фәрит Гыйльми, Флүс Латыйпов, Факил Әмәк, драматург Фоат Садриев, балалар
шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов, яшь шагырә Лилия Садриева, артистлар Наил Әюпов, Рөстәм Сәрвәров, Зөфәр Харисов, композитор Котдус Хөснуллинның иҗади уңышларын якташлары сөенеп күзәтәләр.
Районның тарихи-мәдәни истәлекләре
Мөслим авылы, Бакча урамы, Хафиз Фәизо1^юрты. 19 гасыр архитектурасы, таш, агач ике катлы йорт. 19 гасыр милли архитектура истәлеге.
Октябрь урамы, 28. Мәчет. 1990 ел. Хәзерге заман милли культура архитектура истәлеге.
Пушкин урамы.31. Мәктәп бинасы, 1901 ел. 4 класслы җәдид методы белән Мөсхәммәтхарис Фәизов укыт¬кан бина.
Ленин һәйкәле, Мөслим авылы.
Олы Чакмак авылы. 1906 елда төзелгән мәдрәсә би¬насы. Сәүдәгәр Хәлфиннәр төзәткән. Җәдид методы белән укытылган 3 бинаның берсе. Мөселман дөнья¬сында исеме билгеле мәдрәсә.
Дусай авылы. Өч Дан ордены кавалеры Б.М.Салихов кабере (1910-1956).
Исәнсеф авылы. Советлар Союзы Герое Г.В.Вәҗетдинов һәйкәле. 1990 ел, бронза (1907-1940).
Рус Шуганы авылы. Земство мәктәбе бинасы. 1912 ел архитектура үрнәге.
Тойгелде авылы. 1988 ел. Мәчет, агач. Милли куль¬тура архитектурасының типик үрнәге.
Республикада Мөслелманнарның «изге урыннары» исемлегендә Үрәзмәт авылындагы «изге» кабер дә күрсә¬телгән («Гасырлар авазы» («Эхо веков) журналы, май, 1995 ел, 264 бит).
2005 елның 27 октябрендә үткән Мөслим муниципаль районы вәкиллекле органының беренче сессиясендә район башлыгы итеп Хәбипов Ришат Рәшит улы сайланды.
Мөслим муниципаль районы башлыгы урынбасары итеп Солтанов Рәшит Зиннур улы, районның башкарма комитеты җитәкчесе итеп Кирамов Рәшит Исрафил улы билгеләнде.


 







Мөслимдә hава торышы

GISMETEO.RU: погода в г. Муслюмово
(с) Мөслим муниципаль районы 2007-2008